Хезмәт алдынгыларын район башлыгы тәбрикләде
Хезмәтләрен хөрмәтләп
Авыл хуҗалыгы җитештерүендә күпьеллык нәтиҗәле хезмәтләре өчен «Игенче» җәмгыяте баш инженеры Ильяс Энгелис улы Әскәров; “Туган як” җәмгыяте машина йөртүчесе Фәннур Әсхәт улы Садыйков; комбайнчы Айдар Ямхулла улы Тимергалиев; ведомстводан тыш сак органнарының бухгалтерлык исәбе һәм хисап системасында күпьеллык намуслы хезмәте өчен Саба районы буенча ведомстводан тыш сак бүлегенең финанс - икътисад төркеме баш бухгалтеры Чулпан Камил кызы Һадиева; ведомстводан тыш сак органнарындагы нәтиҗәле хезмәте, җәмәгать тәртибен саклау һәм җәмәгать иминлеген тәэмин итү бурычларын үтәүгә керткән өлеше өчен ведомстводан тыш сак бүлеге командиры, полиция прапорщигы Инсаф Шәүкәт улы Җәләлиев; районның социаль яклау органнары бинасында уңайлы хезмәт шартларын саклауда күпьеллык намуслы хезмәте өчен «Балкыш» учреждениесенең хезмәт биналарын җыештыручы Венера Фәиз кызы Кашапова; җирле үзидарә органнарының бухгалтерлык исәбе һәм хисаплылыгы өлкәсендә күпьеллык нәтиҗәле хезмәте өчен район финанс-бюджет палатасы каршындагы үзәкләштерелгән бухгалтериянең әйдәп баручы бухгалтеры Алинә Фидаил кызы Гаптриева Саба муниципаль районы башлыгының Рәхмәт хаты белән бүләкләнделәр.
Җирле үзидарә органнарының бухгалтерлык исәбе һәм хисаплылыгы өлкәсендә күпьеллык намуслы хезмәте өчен район финанс-бюджет палатасы каршындагы үзәкләштерелгән бухгалтериянең әйдәп баручы бухгалтеры Эльмира Илфир кызы Мөхәммәдиярова; районның җирле үзидарә органнары бинасында уңай хезмәт шартларын саклауда күпьеллык намуслы хезмәте өчен «Хуҗалык-эксплуатация конторасы» учреждениесенең хезмәт урыннарын җыештыручы Лилия Миңнислам кызы Аубәкирова; районның агросәнәгать комплексында күпьеллык нәтиҗәле хезмәтләре өчен «Восточный» җәмгыятенең участок начальнигы Александр Филиппович Роньжин; дуңгызчылык комплекслары һәм механикалаштырылган фермаларның 6 разрядлы операторы Нурсәйдә Рафаэль кызы Шәрәфиева Саба муниципаль районының Мактау грамотасы белән бүләкләнделәр.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев