Саба таңнары

Сабинский район

18+
2024 - Гаилә елы
Район яңалыклары

Райондашыбыз банк счетыннан акча урлаганы өчен суд каршына басачак

Районыбыз авылларының берсендә яшәүче 58 яшьлек ир-ат чит банк счетыннан акча урлаганы өчен суд каршына басачак.

Тикшерү   күрсәткәнчә, ул 2022 елның 21 октябрендә кибеттән спиртлы  эчемлек сатып  алу һәм бергәләп  эчү  өчен танышының  банк  картасын  сорап тора. Шул  вакытта  форсаттан  файдаланып, картадан 4,6 мең сум  акча салдыра. Сатып  алынган товарны да үзенә  үзләштерә. Район прокуратурасы  аңа  карата Җинаять  кодексының 158нче  статьясы буенча  кузгатылган җинаять эше буенча гаепләү нәтиҗәсен раслады. Гаепләнүче  үзенең гаебен таныды һәм танышына килгән зыянны кире кайтарды. Җинаять эше  хөкем  карары  чыгару  өчен  судка  җибәрелде.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев