Райондашыбыз, махсус хәрби операциядә вафат булган Азат Вәлиевның исеме Рощинскийдагы «Хәтер паркы» мемориаль комплексында мәңгеләштерелде
Батырлар даны-мәңгелек
Ф
Самара өлкәсенең Рощинский бистәсендәге "Хәтер паркы" мемориаль комплексына 2024 елда нигез салынган. Хәрби бурычларын үтәгәндә вафат булганнарның якыннары җәяүлеләр аллеясы буйлап зәңгәр чыршылар утыртканнар. Шунда батырлар исеме уелып язылган плитәләр урнаштырылган. Мемориаль комплекста ватандашыбыз, махсус хәрби операциядә вафат булган Кече Шыңар авылыннан Азат Вәлиевның исеме дә мәңгеләштерелгән. Азат Әнәс улы махсус хәрби операциягә Самара өлкәсенең Рощинский поселогында урнашкан 45863 номерлы хәрби частьтән китә. Быел 30 май көнне хәрби бурычын үтәгәндә вафат була. Аны 9 июнь көнне туган авылы Кече Шыңар авылына алып кайтып җирләделәр. “Хәтер паркы” комплексында узган чарада Азатның гаиләсе- тормыш иптәше Римма ханым, кызы Диана һәм улы Марат та катнашты.
“Бу Хәтер чарасына Россиянең төрле төбәкләреннән сугышчыларның туганнары килгән иде. Безнең өчен бик истәлекле һәм тәэсирләндергеч вакыйга булды ул көнне. Балалар да бик дулкынландылар. Әтиебез өчен горурлык та, юксыну да, дөньяның тынычсызлыгы өчен әрнү дә – барысы да күңел аша үтте. Безнең кебек тол хатыннар, газиз балаларын югалткан аналар белән очраштык. Мондый хәтер комплекслары үзебездә дә булсын иде, һәр геройның исеме халык хәтерендә яшәсен, Ватан хакына яшьли гомерләрен җуйган ирләребезнең, улларыбызның истәлеген беркемнең дә онытырга хакы юк”- дип хис-кичерешләре белән уртаклашты Римма Вәлиева.

Фәридә Галимуллина.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia


Нет комментариев