Саба таңнары

Сабинский район

18+
2024 - Гаилә елы
Район яңалыклары

Райондашыбыз сыер саву операторларының республика конкурсында югары җитештерү күрсәткечләре өчен бүләкләнде

22-23 август көннәрендә Ютазы муниципаль районында «Вафауллин А.А.» крестьян фермер хуҗалыгы базасында машина белән сыер саву операторларының 51 республика конкурсы узды

  Бәйге «Вафауллин А.А.» крестьян фермер хуҗалыгы базасында узды. Тантаналы чараны ачуда министр урынбасары Гөлүс Баязитов һәм Ютазы муниципаль районы башлыгы Аяз Шәфигуллин катнашты. Конкурс операторларның һөнәри осталыгын камилләштерү һәм машина белән сыер савуның алдынгы алымнарын тарату максатында үткәрелә. Конкурста Саба районын «Игенче» җәмгыятеннән  Рушания Сабирҗанова тәкъдим итте. Аның 26 ел терлекчелектә эш стажы бар, шуның 25 елын сыер саву операторы булып эшли. 2023 елда уртача савым 11992 кг тәшкил иткән. Конкурс кысаларында сөт барлыкка килү һәм сөт бирү теориясе һәм физиологиясе, терлекләрне һәм биналарны тоту гигиенасы буенча һөнәри белемнәрне тикшерделәр. Конкурсның практик өлеше саву җайланмаларын сүтеп җыюдан, саву залында сыерларны бирүдән торды. «2023 елда иң югары продуктивлык алган катнашучы» номинациясендә һәм югары җитештерү күрсәткечләре өчен Рушания Сабирҗанова сертификат һәм Татарстан Республикасы Агросәнәгать комплексы хезмәткәрләре профсоюзының Рәхмәт хаты белән бүләкләнде.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев