Райондашыбызга «Татарстан Республикасының атказанган терлекчесе» дигән мактаулы исем бирелде
Бүген Татарстан Республикасы Рәисе Рөстәм Миңнеханов «Казан Экспо» халыкара күргәзмәләр үзәгендә Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгының йомгаклау коллегиясенең киңәйтелгән утырышында катнашты.
Бүген Татарстан Республикасы Рәисе Рөстәм Миңнеханов «Казан Экспо» халыкара күргәзмәләр үзәгендә Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгының йомгаклау коллегиясенең киңәйтелгән утырышында катнашты. Коллегия Россия Федерациясе һәм Татарстан Республикасы дәүләт бүләкләрен, шулай ук агросәнәгать комплексының алдынгы хезмәткәрләренә ведомство бүләкләрен тапшыру белән тәмамланды. «Дуслык» ордены, «Татарстан Республикасы алдындагы казанышлары өчен» ордены, «Авыл хуҗалыгы буенча хезмәтләре өчен» Россия Федерациясе медале, «Татарстан Республикасының атказанган агрономы», «Татарстан Республикасының атказанган терлекчесе» мактаулы исемнәре һәм башкалар белән бүләкләнделәр. Алар арасында райондашыбыз – “Саба” җәмгыятенең Сатыш бүлекчәсе сыер савучысы Зөлфия Вакыйф кызы Насыйбуллина да бар. Аңа "Татарстан Республикасының атказанган терлекчесе" дигән мактаулы исем бирелде. Зөлфия Насыйбуллина 30 елга артык сыерлар сава, эш күрсәткечләре һәрвакыт югары.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia


Нет комментариев