Саба таңнары

Сабинский район

18+
2024 - Гаилә елы
Район яңалыклары

Районы башлыгы Лесхозда тавыш бирде

Рәис Нургали улы участокта тавыш бирүнең барышы белән кызыксынды, булган сорауларга җавап бирергә әзер икәнен белдерде

Саба  муниципаль районы башлыгы Рәис Миңнеханов Лесхоз бистәсе мәдәният  йортында  урнашкан  2476нчы сайлау участогында Татарстан  Республикасы Дәүләт Советына депутатлыкка  кандидатларга  үз тавышын бирде. Рәис Нургали улы участокта тавыш бирүнең барышы белән  кызыксынды, булган  сорауларга җавап бирергә әзер икәнен белдерде. Бистәдә сайлау хокукына ия 780 сайлаучы теркәлгән. Кичке 6га аларның 91 проценты гражданлык бурычын  үтәгән.

 

“Бүген бик җаваплы   көн – сайлау  көне. Дәүләтебезгә зур рәхмәт, сайлаучылар  үз бурычларын үтәсен өчен бөтен уңайлыклар тудырылган  Халыкны  ишетеп, аларның  сораулары нигезендә тормыш итәбез. Халык та  үз җаваплылыгын   аңлый, бердәмлек белән, оешкан төстә   сайлауларга   килә һәм  киләчәк.  Кешеләр  үз  вазифаларын төгә үтәүләре нәтиҗәсендә  матур тормышта  яшибез. Мөһим законнар  кабул итүче Дәүләт  Советы  депутатларыннан  да бик   күп тора. Алар нәтиҗәле эшләгәндә киләчәгебез тагын да  матуррак  булыр  дип  уйлыйм. Барысына   уңышлар юлдаш булсын”,– диде район башлыгы.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев