Районыбыз спортчылары истәлегенә волейбол буенча турнир узды
Районыбызның күпкырлы спортчылары булган, Шарафеев Рөстәм Рәсүл улы һәм Абдуллин Айнур Айдар улы истәлегенә, районыбыз яшүсмер егетләре арасында, волейбол буенча Саба муниципаль районы беренчелеге өчен ярышлар оештырылды.
Ярышны ачу тантанасында 4 нче номерлы зона-эзләү коткару отряды җитәкчесе Дамир Халиуллин, районда волейбол спорты үсешенә зур өлеш керткән, яшьләрнең остазы Марс Сабиров, Айнурның әнисе Язилә ханым, тормыш иптәше Алинә, балалары,туганнары килгән иде. Рөстәм Рәсүл улы хезмәт иткән коллектив җитәкчесе Дамир Халиуллин тантананы башлап җибәреп, егетләр турында җылы фикерләрен җиткерде, уенчыларга уңышлар теләде. Яшьләрнең остазы Марс Сабиров:
“Алар икесе дә, районыбызда волейбол спортының үсешенә зур өлеш керттеләр. Алар уйнаган район җыелма командалары, Республика һәм район күләмендә, һәрвакыт призлы урыннар яулады, күп тапкырлар волейбол Федерациясе Президенты кубогы иясе булдылар. Сезнең арада да алар кебек оста уенчылар чыгар дип ышанып калам”,-диде.
Уенның нәтиҗәләре исә түбәндәгечә: 1нче урында Сабаның "Оникс", 2 нче урында Тимершык, 3 нче урында Шәмәрдән командасы. Җиңүче командаларга грамоталар һәм ярышларда катнашкан һәр уенчыга акчалата бүләк тапшырылды.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia


Нет комментариев