Саба яңалыклары

"Саба таңнары" газетасы - Саба районы

16+
Район яңалыклары

Районыбыз тагын бер батыр егете белән хушлашты

Килдебәк авылында махсус хәрби операциядә һәлак булган Дамир Галиуллинны соңгы юлга озаттылар. Аңа нибары 25 яшь иде

 

Бүген Саба  районы Килдебәк авылы егете  Дамир Галиуллин  белән хушлашты. Ул  өлешчә мобилизация игълан ителгәч тә, махсус  хәрби операциягә  китә. 2026 елның 30 июнендә сугышчан  бурычларын үтәгәндә һәлак була.

Мәрхүмне соңгы юлга озатырга Саба муниципаль районы башкарма  комитеты  җитәкчесе  Марат Кәримов,  Федераль салым хезмәтенең республика идарәсе җитәкчесе урынбасары Андрей Никиташин, хәрби комиссар Фәнис Закиров, авылдашлары, туганнары  килде. Хушлашу мәрасимендә авыл җирлеге башлыгы һәм имам-хатыйб  вазифасын да башкаручы  Нияз Заһидуллин Коръән сүрәләре укып, мәрхүмнең рухына дога кылды. Дамир Әмир  улының  үлеме гаиләсенә генә түгел, районыбыз өчен дә зур югалту икәнен билгеләп үтте.

  “Хәзерге  вакытта Россия коллектив Көнбатышка каршы көрәш алып бара. Махсус хәрби операция зонасында Татарстан Республикасы уллары  Ватанны яклау изге бурычын намус белән үти. Безнең солдатлар һәм матрослар, сержантлар һәм старшиналар, прапорщиклар, офицерлар илебезне һәм ватандашларыбызны азат ителгән территорияләрдә саклыйлар, Илебез өчен турыдан-туры янауга әверелгән Украинаның җинаятьчел режимының хәрби инфраструктурасын юкка чыгаралар. Сугышчыларыбыз – чын ир-егетләр еш кына үз гомерләрен куркыныч астына куеп, безне үз тормышлары бәрабәренә яклыйлар.

   Дамир беркайчан да башкалар  артына  качып, читтә калмады, авырлыклардан курыкмады, башкаларга ярдәм итте. Игелекле, ярдәмчел кеше, ышанычлы иптәш иде. Дамир Галиуллин – Россиянең, Татарстанның һәм Саба районының горурлыгы. Аның тормышы, аның батырлыгы мәңгегә хәтеребездә калачак һәм күп буыннар өчен каһарманлык һәм батырлык үрнәгенә әвереләчәк”,– дип  сөйләде  Андрей Никиташин.

  Дамирның әнисе Фирдәгөл ханымның, әтисе Әмирнең, абыйсы Илшатның, апасы  Гөлшат,  аның туганнарының авыр кайгыларын район башлыгы, шәхсән үзе исеменнән Марат Кәримов уртаклашты.  Һәркемне батыр егетләребезнең сугышчан  казанышларына лаеклы булып яшәргә чакырды. Әйтергә  кирәк, Фирдәгөл һәм  Әмир Галиуллиннар – ике  улын да махсус хәрби операциягә озаткан гаилә. Кыска  вакытлы  ялдан  соң кабат кулына  корал алачак Илшатка энесен  соңгы  юлга озатуда  катнашырга  язган  булып  чыкты. Дамир Галиуллин якыннары үтенече буенча  Байлар Сабасы зиратына  җирләнде. Россия әләмнәре җилфердәгән Геройлар аллеясендә  яңа – 12нче кабер барлыкка   килде.  Зинһар,  соңгысы булсын  иде.

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев