Районыбыз укучылары “Укучының мәдәни көндәлеге” проектында катнаша
Укучылар проектының рәсми сайтында теркәлеп, декабрьдә Президент чыршысында катнаша ала.
Мәдәният, Мәгариф һәм фән министрлыклары Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов ярдәме белән тормышка ашырган “Укучының мәдәни көндәлеге” проекты балаларны һәм аларның әти-әниләрен мәдәният учакларына барырга кызыксындыру, рухи яктан баету максатын күздә тота. Быел да "Укучының мәдәни көндәлеге" I сыйныф укучылары өчен генә. Әмма II-IV сыйныф укучылары да мәдәни-мәгариф проектының рәсми сайтында (www.культурныйдневник.рф) теркәлеп, декабрьдә Президент чыршысында катнаша ала. Проект кысаларында Саба үзәкләштерелгән китапханәләр системасы китапханәчеләре дә актив эш алып бара. Саба район балалар китапханәсендә, “Укучының мәдәни көндәлеге” проекты кысаларында, Саба гимназиясенең, Сәләтле балалар мәктәп интернатының һәм Саба урта гомумбелем бирү мәктәбенең 1 сыйныф укучылары (161 укучы) өчен «Мәдәни дөнья» дип исемләнгән чара үткәрелде. Китапханәче укучыларга көндәлекне эшләп бару кагыйдәләре турында сөйләде һәм әти-әниләре белән бергә сайтка теркәлеп, конкурсларда катнашырга киңәш итте. Чараның икенче өлешендә Татарстан Республикасы территориясендә яшәүче халыкларның милли костюмнарын искә төшерделәр һәм камзол, бизәкле читек һәм түбәтәй, калфак сурәтләнгән пазллар җыйдылар. Чара ахырында балаларга “Укучының мәдәни көндәлеге” тапшырылды.
Илсөяр Шакирҗанова.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев