Районыбызда алиментчыларның балаларына 20 миллион сумга якын бурычы бар
Күке әти-әниләр
Агымдагы атнада “Балкыш” халыкка комплекслы социаль хезмәт күрсәтү үзәгендә алиментларны түләттерү буенча “Ачык ишекләр” көне булды. Кабул итүдә юридик, приставлар хезмәте, социаль яклау бүлекләре җитәкчеләре составында эшче төркем катнашты. Хәзерге вакытта районда 90нан артык алиментчының балаларына 20 миллион сумга якын бурычы бар. Соңгы ике елда 15 кешегә җинаять эше кузгатылган. Тагын 13 алиментчы эзләнүдә. Түләргә теләмәүчеләргә карата төрле чаралар кулланыла. Приставлар хезмәтендә тагын берничә кешегә Җинаять кодексының 157нче статьясы буенча эш кузгатуга материаллар туплана.
Баласы алдындагы бурычын инде ике айдан артык үтәми икән, андыйлар административ җаваплылыкка тартыла. Гомумән, алимент түләттерү мәсьәләсе бик четерекле эш. Әйтик, ул салган йортта, ул сатып алган диванда исерек хатының башкалар белән гыйшык-мыйшык уйнап ятканын күргән ирнең ничек баласы өчен дип акча чыгарып бирәсе килсен. Чөнки ул акчага 7 яшьлек кызга бер күлмәк тә алынмаячак. Районда балалары турында кайгыртмыйча, аларны ташлаган хатын-кызлар да бар. Аларның үкенәчәкләре алда әле.
Фото https://ru.freepik.com/free-photo
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев