Саба таңнары

Сабинский район

18+
2024 - Гаилә елы
Район яңалыклары

Районыбызда берьюлы дүрт спорт мәйданчыгы сафка басачак

Районыбызда “Демография” илкүләм проектының “Спорт – тормыш нормасы” федераль проектын гамәлгә ашыру нәтиҗәсендә бер елда даими рәвештә спорт белән шөгыльләнүче кешеләр саны 4,4 процентка артты һәм бүген 67,3 процентны тәшкил итә.

  Гомумән, хәзер  спортны һәм сә­ламәт яшәү рәвешен үз итү­челәрнең вакытларын актив ялда яңача үткәрү мөмкинлеге дә барлыкка килде. Шартлар  бар, хәрәкәтлән, үзеңне  формада тот. Дөрес, кай­берәүләр, минем болай да кулдан  сәнәк-көрәк төшми, дип сөйли.  Шулай да  физик  эш спортны берничек тә  алыштыра алмый. Шуңа күрә Хөкүмәтебез халыкта сәламәт яшәү рәвеше  формалаштыруга  акча  кызганмый. Республикада спорт мәйданчыклары төзү программасы инде берничә ел эшли. Аның кысаларында безнең районыбызның күпчелек торак пункт­ларында  шундый объектлар барлыкка килде. Былтыр универсаль мәйданчык Иштуган авылында төзелгән иде. Тиздән районыбызның тагын дүрт авылында алардан  файдалана баш­лаячаклар. Быел программага  Шекше, Иске Мичән, Олы Арташ, Юлбат торак пунктларында спорт мәйданчыклары кертелде.  Под­рядчылар – “ПМК мелиорация" һәм “159нчы ПМК” җәмгыятьләре. Һәр­берсенең башлангыч смета  бәясе  4,463 миллион  сум тәшкил итә.

Олы  Арташ  авылындагысында ин­де  эш  төгәлләнеп  килә. 

“Анда  яктылык баганалары  утыртасы  гына  калып  бара. Корылма нигездә баскетбол-волейбол уеннары өчен. Хәзер Динар Җиһаншин бригадасы Юлбат  авылында  эшли. Унсигезгә утыз метрлы мәйданчыкны төзү өчен атна-ун  көн вакыт  кирәк. Башта калынлыгы 10  сантиметрлы бетон тү­шәлә. Быелдан үзебезнең заводта  чыгарылган бетон  кулланыла. Аннары  аерым бригада раз­меткалары  сызылган резина идән җәя.  Ул уенчыларга  егылып им­гәнү куркынычы тудырмый, яң­гыр суларын  яхшы  үткәрә. Мәй­дан­чыкны әйләндереп  алган тимер челтәрнең биеклеге өч  метр тәш­кил итә. Баш-башларына урнаштырылган икешәр  яктырткыч  көннең ка­раңгы вакытында да  уйнау  мөм­кинлеге бирә”,  – дип  аңлатты "159нчы ПМК" җәмгыяте прорабы Алмаз  Му­син.

Мәйданчык мәктәп территория­сен­дә, димәк, ул буш тормаячак дигән  сүз.

“Укучылар елдан-ел спортка тар­тыла. Бигрәк тә волейбол төре  популярлашты.  Мәктәп  командасы күп  кенә  ярышларда  катнашып алдынгы  урыннар  яулый  башлады. Бик   кирәк,  физкультура дәресләрендә  файдалану   өчен дә, авыл  яшьләренә  кич белән  килеп  шөгыльләнергә дә менә дигән  мөмкинлек”, – ди физкультура укытучысы  Илшат Фәтхриев

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев