Саба таңнары

Сабинский район

18+
2024 - Гаилә елы
Район яңалыклары

Районыбызда кайда күпме сөт савалар?

Авыл хуҗалыгы һәм азык-тө­лек идарәсе оператив мәгъ­­­лү­матларыннан кү­рен­­­гәнчә, яңа­ елның беренче аен сөт җи­теш­­терүне үсеш күрсәткечләре бе­лән башладылар.

  Хәзерге  ва­кытта (15 гыйнварда) район буенча һәр  сыердан  урта­ча 28,5   килограмм  сөт  савып  алына.  Бу былтыргының шу­шы көне күрсәткеченнән 2,4 килограммга күбрәк. Савым сыер­ларның продуктлы­лыгы “ПМК” җәмгыятендә  –­ 35,8, “Мөхәммәтшин” кресть­ян­-фер­мер хуҗалыгында – 35,4, “Нырты”  авыл  хуҗалыгы предприятиесендә – 34, “Курсабаш” җәмгыятендә 33,1  килограмм тәшкил итә. Шулай ук “Игенче”дә дә  һәр сыердан  сөтне былтыргыдан 2,6  килограммга   күбрәк  савалар. Иң югары  үсеш – “Симет” җәмгыятендә. Биредә сыерларның  продуктлылыгы 2024 елның гыйнвар   күрсәткеченнән 5,2  литрга  арткан.

Район  буенча көнгә 329,872 тонна  сөт җитештерелә. Кабул итү пунктларына 15 гыйнварда югары  сортлы, 3,5 процент май­лылыктагы  312,628 тонна продукция җибәрелде. Бу – чагыштыру  чорына  карата 39488  килограммга  күбрәк. Сөт сатуда Саба, Кукмара һәм Әтнә районнарыннан гына  калышып, 3нче  урында бара.

Гыйнвар  аенда  фермаларда 565 бозау туды. 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев