Районыбызда кыр эшләре барышы
Уңайсыз һава шартлары терлекләргә азык әзерләүне тоткарлады...
Соңгы атнада массасы сенажга чаптырылган мәйданнар 4300-4500 гектарга артты. Барысы 5709 гектарда үләннәр җыеп алынган. Район хуҗалыкларында барлыгы 35866 тонна сенаж, 367 тонна печән әзерләнгән. Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсеннән алынган мәгълүматлардан күренгәнчә, 18 июньгә “Мөхәммәтшин” крестьян-фермер хуҗалыгында күпьеллыкланың беренче катын чабу 550 гектарда төгәлләнгән. Аннан 3815 тонна сенаж салынган. "Урта Саба" бригадасында да үләннәрнең соңгы гектарлары чабыла. Тупланган сенаж 3610 тонна тәшкил итә. “Игенче” җәмгыятендә 754 гектардан сенаж траншеяларына 6848 тонна яшел масса, өсте ябылулы урыннарга 125 тонна печән кайтырылган. Күпьеллыкларның бутонлашу фазасы узды. Сенажның сыйфаты начарламасынга эш темпын тизләтү сорала.
Район хуҗалыкларында үсемлекләрне 16491 гектарда тамырдан тукландыру үткәрелгән. Чүп үләннәренә, корткычларга һәм авыруларга каршы үсемлекләр гербицидлар белән – 21985, фунгицидлар кулланып – 6658, инсектицидларны эшкә җигеп 2120 гектарда эшкәртелгән.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев