Саба таңнары

Сабинский район

18+
Район яңалыклары

Районыбызның яшь гражданнарына паспортлар тапшырдылар

Россия көнен бәйрәм иткән көннәрдә Саба районы ЗАГС бүлегендә Россиянең яшь гражданнарына паспортлар тапшыру тантанасы булып узды

   Тантаналы чарада Саба муниципаль районы Башкарма комитеты җитәкчесе урынбасары Марат Кәримов, «Алдынгылар хәрәкәте» гомумроссия иҗтимагый-дәүләт балалар һәм яшьләр хәрәкәтенең төбәк бүлеге, Россия Федерациясенең эчке эшләр министрлыгының Саба районы буенча миграция мәсьәләре бүлекчәсе җитәкчесе вазыйфаларын вакытлыча башкаручы Адилә Гаязова, Саба районы башкарма комитетының ЗАГС бүлеге җитәкчесе Миләүшә Вакказова, махсус хәрби операция зонасына 48 тапкыр гуманитар ярдәм илткән райондашыбыз Җәмил Янгучин, махсус хәрби операция ветераны, өлкән сержант Зөлфәт Насыйров катнаштылар. Мөһим документ 11 балага тапшырылды.
 Мондый истәлекле көн, яшь Россия гражданнарының күңелендә гомерлеккә сакланыр дип ышанып калабыз.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев