Районыбызның ФАП мөдирләре мәктәп укучыларын сәламәт яшәү рәвеше турында сөйләшергә чакыра
Сәламәтлек сагында
«Мәктәп медицинасы» проектын гамәлгә ашыру кысаларында, «Татарстан Республикасы Сәламәтлек саклау министрлыгының Республика балалар клиник хастаханәсе» күрсәтмәсе буенча, районыбызның фельдшер-акушерлык пункты мөдирләре Эзмә һәм Олы Арташ мәктәпләренең өлкән сыйныф укучылары арасында профилактик әңгәмәләр үткәрделәр. Чараларга егетләрдә һәм кызлардә җенси өлгергәнлеккә бәйле һәм сәламәт яшәү рәвеше культурасын формалаштыруга һәм үз сәламәтлегеңә җаваплы мөнәсәбәткә юнәлдерелгән тематик консультацияләр кертелгән иде. Кеше иммунодефициты вирусының (ВИЧ) таралуын булдырмау мәсьәләләренә аерым игътибар бирелде, шул исәптән инфекция йоктыру механизмнарын, авыруны саклау юлларын һәм иртә ачыклау юлларын аңлатуга да. Бу чара мәктәп укучыларының сәламәтлекнең әлеге аспектлары буенча хәбәрдарлык дәрәҗәсен күтәрергә һәм яшьләрнең үз иминлегенә аңлы мөнәсәбәт формалаштырырга ярдәм итте.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia


Нет комментариев