Районыбызның мәгариф учреждениеләрендә “Цифрлаштыру дәресләре” уза
Дәресләрнең чираттагысы 13 ноябрьдә Олы Шыңар урта мәктәбенең 7-11 сыйныфлары өчен «Мессенджерлар» темасы буенча үтте.
2022 елдан башлап ТР Мәгариф һәм фән министрлыгы проекты нигезендә һәрбер мәктәп эшчәнлегендә яңа интерактив уку моделе - цифрлаштыру гамәлгә кертелде.
Районыбызның белем бирү учреждениеләрендә дә әлеге проект уңышлы гамәлгә ашырыла. Район мәгариф идарәсе методисты Гүзәл Фәттахова әйтүенчә, әлеге Бөтенроссия белем бирү проектының төп максаты – мәктәп укучыларына программалаштыру һәм заманча технологияләр белән бәйле һөнәрләр дөньясында ориентлашырга ярдәм итү. Ул укучыларда цифрлы компетенцияләрне үстерергә мөмкинлек бирә.
Цифрлаштыру дәресләре һәрбер айда билгеле бер мәктәптә муниципаль спикер – башкарма комитет җитәкчесенең икътисад буенча урынбасары Марат Баһманов катнашында уза. Дәресләрнең чираттагысы 13 ноябрьдә Олы Шыңар урта мәктәбенең 7-11 сыйныфлары өчен "Мессенджерлар" темасы буенча үтте. Иң элек Марат Баһманов укучыларны районыбыздагы IТ-технологияләр белән таныштырды. "2021 елда районыбызда Казан һәм Чаллы шәһәрләреннән соң республика буенча 3нчеләрдән булып IТ-парк ачылды. Бүгенге көндә әлеге юнәлештә белгечләр туплау процессы бара. Хезмәт базарында IТ -белгечләренә ихтыяҗ бик зур. Аларның хезмәте бик югары бәяләнә. Шуңа да киләчәктә һөнәр сайлаганда әлеге юнәлешкә дә игътибар итегез", – диде Марат Мансур улы. Җитәкче шулай ук Иннополис университетында һәм Мәскәү өлкәсенең СберУниверситетында цифрлаштыру трансформациясе буенча үзләштергән белемнәре белән уртаклашты, слайдлар аша IТ-технологияләр өлкәсендәге казанышлардан кызыклы фактларга тукталды.
”Миңа бүгенге заманның могҗизасы – пилотсыз автомобильдә йөреп карау мөмкин булды. Хәзергә сәеррәк булса да, әмма бу киләчәкнең бер чагылышы”, – диде Марат Мансур улы. Ул шулай ук һәркемнең районның цифрлы үсешенә үз өлешен кертергә тиешлегенә басым ясады. Дәүләт хезмәтләре порталыннан файдалану күрсәткече буенча районыбызның 15нче урын гына биләвен әйтеп узды. Укучылардан әти-әни, әби-бабайларына торак-коммуналь хезмәтләре өчен түләүләрне портал аша башкаруда ярдәм итүләрен сорап, бу өлкәдә активлыкка чакырды.
Олы Шыңар урта мәктәбенең информатика укытучысы Айдар Әхмәтов укучыларга иң элек инглиз теленнән кергән “мессенджер” сүзенә аңлатма биреп, аның оператив рәвештә хәбәрләр алышу, шалтырату һәм видеоэлемтә аша аралашу мөмкинлеге бирүче телефон өчен махсус программа булуына ачыклык кертте. Аралашу чарасы буларак киң таралу алган мессенджерларның кызыклы функцияләре турында сөйләде. 2009 елда барлыкка килгән иң популяр мессенджер чараларының берсе – WhatsAppка инде ТеIеgrаm һәм башка аралашу ысуллары өстәлүен дә әйтеп узды. Дәрестә укучылар үзләрен цифрлы коммуникацияләр сервисларын булдыручы IT-белгече ролендә сынап карадылар. Тренажер ярдәмендә төрле файдалы чат-ботлар төзелешен өйрәнделәр, интернет челтәрендәге этикет турында белемнәрен ныгыттылар. Тренажерны тулысынча үткән укучылар “Цифрлаштыру дәресе”н уңышлы узганлыкка сертификатлар алачак.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев