Районыбызның хезмәт алдынгылары тәбрикләнде
Хезмәтләрен хөрмәтләп
Үсеп килүче буынны укытуда һәм тәрбияләүдә ирешкән уңышлары, күпьеллык нәтиҗәле хезмәте өчен Сабабаш төп мәктәбенең педагог- оештыручысы Люция Равил кызы Миңнегәрәева; халыкка транспорт хезмәте күрсәтү тармагында күпьеллык намуслы хезмәтләре өчен “Яшен” җәмгыяте бухгалтеры Алия Бәдегетдин кызы Шәрәфетдинова; машина йөртүчеләр Айнур Зиннур улы Борһанов; Делюс Илһам улы Галәвиев; Руслан Илдар улы Галимуллин; Флүр Ринат улы Фаваризов; Рөстәм Шәрифҗан улы Фәһмиев; Айдар Миңнегали улы Хәмидуллин; “Рамазан” җәмгыяте электригы Рифат Илгиз улы Зәйнуллин; җирле үзидарә органнарындагы намуслы хезмәте өчен Мишә авыл башкарма комитеты җитәкчесе урынбасары (сәркатибе) Аида Масиагай кызы Асанова Саба муниципаль районы Башлыгының Рәхмәт хаты белән бүләкләнделәр.
Җирле үзидарә органнарында күпьеллык нәтиҗәле хезмәтләре һәм районның социаль- икътисадый үсешенә керткән өлешләре өчен Саба муниципаль районы Башкарма комитеты җитәкчесе Марат Рашат улы Ишниязов; Саба шәһәр җирлеге башлыгы Расих Мөбарәк улы Хәсәнов; авыл хуҗалыгы җитештерүендә күпьеллык нәтиҗәле хезмәтләре һәм югары күрсәткечләргә ирешүләре өчен «Симет» җәмгыяте тракторчысы Рәшит Рәфкать улы Гатиятов; сыер савучысы Резеда Кави кызы Шәйдуллина; районның агросәнәгать комплексында күпьеллык нәтиҗәле хезмәтләре өчен «Восточный» җәмгыяте пешекчесе Фәүзия Наил кызы Әхмәдуллина; 6 разрядлы тракторчы Фаек Таеп улы Гарипов Саба муниципаль районының Мактау грамотасы белән бүләкләнделәр.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia


Нет комментариев