Районыбызның хезмәт алдынгылары тәбрикләнде
Хезмәтләрен хөрмәтләп
Агросәнәгать комплексындагы нәтиҗәле хезмәтләре өчен «Мингер Агро» җәмгыяте бухгалтеры Эльмира Равил кызы Садыйкова ; лаборатория һәм склад мөдире Йолдыз Шаһимулла кызы Сибагатова; җирле үзидарә органнарының бухгалтерлык исәбе һәм хисап системасындагы күпьеллык нәтиҗәле хезмәте өчен Югары Симет авыл башкарма комитеты баш бухгалтеры Ләйсән Миңнәхмәт кызы Шамилова; укыту-тәрбия процессын оештырудагы һәм камилләштерүдәге уңышлары, мәгариф системасында күпьеллык нәтиҗәле хезмәтләре өчен Саба аграр көллияте укыту мастеры Раил Рафаэль улы Әсәдуллин, Саба гимназиясе тарих һәм җәмгыять белеме укытучысы Нурия Гаяз кызы Хаҗиева; хезмәт (технология) укытучысы Марат Гариф улы Зарипов; Эзмә “Саф чишмә” балалар бакчасы тәрбиячесе Энҗе Мәсгут кызы Мирзина Саба муниципаль районының Мактау грамотасы белән бүләкләнделәр.
Авыл хуҗалыгы җитештерүендә күпьеллык нәтиҗәле хезмәте өчен «Туган Як» җәмгыяте терлекчесе Фәргать Фәйзрахман улы Хәбибрахманов; агросәнәгать комплексында күпьеллык нәтиҗәле хезмәте өчен "Шәмәрдән икмәк кабул итү предприятиесе" тракторчысы Рамил Равил улы Иксанов; салым органнарында күпьеллык намуслы хезмәтләре өчен Федераль салым хезмәтенең Татарстан Республикасы буенча 10 нчы районара инспекциясе начальнигы урынбасары Рамил Раиф улы Шиһабиев; камераль тикшерүләр бүлегенең баш дәүләт салым инспекторы Нигъмәтҗанова Альмира Павловна; ведомстводан тыш сак органнарындагы намуслы хезмәте өчен Саба районы буенча ведомстводан тыш сак бүлегенең полиция бүлекчәсе полицийские Инсаф Таһир улы Әскәров; ведомстводан тыш сак органнары эшчәнлеген тәэмин итүдә намуслы хезмәте өчен Саба районы буенча ведомстводан тыш сак бүлегенең матди – техник һәм хуҗалык белән тәэмин итү төркеме мөдире Ләйсән Габделбәр кызы Исмәгыйлова Саба муниципаль районы башлыгының Рәхмәт хаты белән бүләкләнделәр.
Авыл хуҗалыгы җитештерүендә күпьеллык нәтиҗәле хезмәте өчен «Туган Як» җәмгыяте баш инженеры Рифгать Габделбәр улы Гарипов; күпьеллык нәтиҗәле хезмәте һәм җирле үзидарә органнары эшчәнлеген камилләштерүгә керткән өлеше өчен Түбән Шытсу авыл башкарма комитеты җитәкчесе урынбасары (сәркатибе) Фәнзия Сәүган кызы Хәбибрахманова; күпьеллык нәтиҗәле хезмәтләре һәм районның салым системасын үстерүгә керткән өлешләре өчен салым хезмәте ветераннары Фәния Рәхимҗан кызы Госманова; Мулланур Фәхретдин улы Миңнебаев Саба муниципаль районының Мактау грамотасы белән бүләкләнделәр.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia


Нет комментариев