Саба таңнары

Сабинский район

16+
Район яңалыклары

Районыбызның хезмәт алдынгыларын район башлыгы тәбрикләде

Хезмәтләрен хөрмәтләп

Күпьеллык нәтиҗәле хезмәте һәм урман сә­нәгате комплексын үстерүгә зур өлеше өчен «Саба урманчылыгы» җитәкчесе-урманчысы Илһам Гайдулла улы Рәхмәтуллин Саба муниципаль районының Мактау грамотасы һәм Алтын билгесе белән бүләкләнде.

Авыл хуҗалыгы җитештерүендә күпьел­лык нәтиҗәле хезмәтләре һәм югары күр­сәткечләргә ирешкәннәре өчен «Әхмәтов Г.Р.»крестьян(фермер) хуҗалыгы бозау караучысы Люция Рәшит кызы Гатауллина; тракторчы Альберт Заглул улы Ханнанов; җирле үзидарә органнарының бухгалтерлык исәбе һәм хисаплылык өлкәсендә күпьеллык намуслы хезмәте өчен финанс-бюджет палатасы каршындагы үзәкләштерелгән бухгалтериянең әйдәп баручы бухгалтеры Алсу Тәлгать кызы Юнысова; агросәнәгать комплексының бухгалтерлык исәбе һәм хисап системасында күпьеллык нәтиҗәле хезмәте һәм һөнәри эшчәнлегендәге уңышлары өчен «Мелиорация» җәмгыяте бухгалтеры Земфира Рафаэль кызы Усманова; җирле үзидарәнең финанс органнарында күпьеллык намуслы хезмәтләре өчен финанс-бюджет палатасы каршындагы үзәкләштерелгән бухгалтериянең әйдәп баручы бухгалтерлары Нияз Тәлгать улы Госманов; Сөмбел Фирдүс кызы Нәзирова; Гөлназ Мәсхүт кызы Тимершәехова Саба муниципаль районы башлыгының Рәхмәт хаты белән бүләкләнделәр.

Күпьеллык нәтиҗәле хезмәте һәм сәламәтлек саклау учреждениесе эшчәнлеген тәэмин итүгә керткән өлеше өчен район үзәк хастаханәсе элект­рон-исәпләү машиналары технигы Миңнегөл Исхак кызы Ясәвиева; җәмәгать туклануы системасында күпьеллык нәтиҗәле хезмәте өчен "Милли аш" җәмгыятенең әйдәп баручы бухгалтеры Зөһрә Сәлман кызы Габделхаева Саба муниципаль районының Мактау грамотасы белән бүләкләнделәр.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев