Саба таңнары

Сабинский район

16+
Район яңалыклары

Районыбызның хезмәт алдыынгыларын тәбрикләделәр

Хезмәтләрен хөрмәтләп

Күпьеллык нәтиҗәле хезмәте һәм районда эшкуарлыкны үстерүгә керткән өлеше өчен шәхси эшмәкәр Дамир Хәмит улы Исмәгыйлов Саба муниципаль районының Мактау грамотасы белән бүләкләнде.

Җирле үзидарә органнарының бухгалтерлык исәбе һәм хисап өлкәсендә күпьеллык намуслы хезмәте өчен Мишә авыл башкарма комитеты баш бухгалтеры Гөлфия Сабир кызы Андреева; күпьеллык нәтиҗәле хезмәте һәм спортта югары уңышларга ирешүе өчен «САБА-АРЕНА» Спорт мәктәбе» өстәмә белем бирү муниципаль бюджет учреждениесенең адаптив спорт буенча тренер-укытучысы Фарход Усман улы Исмаилов; авыл хуҗалыгы җитештерүендә күпьеллык нәтиҗәле хезмәтләре һәм югары күрсәткечләргә ирешүләре өчен “Саба” җәмгыяте сыер савучысы Гөлназ Галимҗан кызы Әүхәдиева; тракторчы Нәзир Нәфыйк улы Хәмитов; “Игенче” җәмгыяте сыер савучылары Рамилә Фоат кызы Гәрәева; Рузалия Сәлимҗан кызы Гыйльметдинова; тракторчы-машинистлар Ришат Гаптелнур улы Закиров; Ленар Рөстәм улы Зарипов; Сәлим Хәлим улы Сираҗиев; слесарь Гайфетдин Сәйфи улы Мансуров; терлекче Гүзәл Сәлимҗан кызы Рамазанова; машина йөртүчеләр Раил Рамазан улы Хәертдинов; Ленар Марсель улы Хәмидуллин; ашханә мөдире Ләйлә Мансур кызы Яруллина; Мөхәммәтшин З.З. хуҗалыгы бозау караучысы Резеда Раиф кызы Әхмәтова; эретеп ябыштыручы Инсаф Ирек улы Дәүләтов; механизаторлар Илфат Фоат улы Ибраһимов; Илдус Нургаян улы Хәйруллин; инженер Илфат Габдерәүф улы Хәсәншин; авыл хуҗалыгы җитештерүендә күпьеллык нәтиҗәле хезмәтләре өчен “Курсабаш” җәмгыяте бозау караучысы Камил Нусратуллой улы Азизов; төнге каравылчы Лилия Әдеһәм кызы Шәрипова; “Юлбат” җәмгыяте сыер савучылары  Илсөяр Шәкүр кызы Мөбарәкшина; Гөлфия Гыйлемхан кызы Хуҗина; машина йөртүче Илфар Варис улы Хәйретдинов Саба муниципаль районы башлыгының Рәхмәт хаты белән бүләкләнделәр.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев