Рәсем ясау аналарнын авыр борчуларын оныттыра
Узган җомгада Шәмәрдән китапханәсендә уздырылган кичә шуның матур мисалы булды. Үзәк белгечләре уллары һәм ирләре СВОдагы аналар, хатын-кызлар өчен күңелгә ятышлы программа әзерләгәннәр иде.
“Яшьлек” яшьләр үзәге Татарстан Республикасы Яшьләр эшләре министрлыгы гранты ярдәмендә,, “Иңне иңгә” (“Плечом к плечу”) проектын тормышка ашыруны дәвам итә. Проект Бөек Җиңүнең 80 еллыгына һәм Ватанны саклаучылар елына багышланып, үсеп килүче буында патриотик рух, ватанпәрвәрлек хисе тәрбияләү, армия хезмәтенә әзерлекне үстерү, хәзерге вакытта махсус хәрби операциядәге ир-егетләрнең гаиләләре белән чаралар үткәрүне үз эченә ала.
Узган җомгада Шәмәрдән китапханәсендә уздырылган кичә шуның матур мисалы булды. Үзәк белгечләре уллары һәм ирләре СВОдагы аналар, хатын-кызлар өчен күңелгә ятышлы программа әзерләгәннәр иде. Иң элек Мөдәррис хәзрәт Гыймранов бәйрәмгә фатиха бирде, адәм баласының фани дөньялыкта яшәеше турында тынычландыргыч вәгазь сөйләде.
Шәмәрдән авыл җирлеге башлыгы Альберт Вәлиев яшьләр үзәге тарафыннан “Иңне иңгә” проектының районда уңышлы тормышка ашырылуын билгеләп үтте. Уллары-ирләре махсус хәрби операциядә булганнар категориясе белән эшләүне бүгенге вәзгыятьтә иң тәҗел юнәлеш буларак бәяләде. Үзәк директоры Делюс Закиров барлык катнашучыларны җир йөзендәге матур бәйрәм – Әниләр көне белән котлады. “Бүгенге кичә сезнең күңелләрегезне бизәсен, истә калырлык итеп үткәрергә язсын, үзара киңәш-табыш итешергә юл ачсын, моңарчы кулга тотып карамаган эшләр белән шөгыльләнергә мөмкинлек бирсен”,– диде ул.
Әниләр өчен мул табын әзерләгән иде. Аннары барсы да кичәнең мавыктыргыч өлешенә – пейзажлы картинага карап рәсем ясауга күчтеләр. Мастер-классны Яр Чаллыдан чакырылган арт-рәссам Светлана Габдрахманова үткәрде. “Бүгенге шөгыльнең мөһим критерие – процесстан соң энергия бетеп, бушанып калмау, ә үзеңнең күңелеңне тагын да югарырак уңай эмоцияләр алуга көйләү. Рәсем ясаганда дөрес яки дөрес түгел дигән шарт куелмый, сурәтне ничек тоясыз, ул шулай булырга тиеш”,– дип киңәш бирде ул. Башта карандаш, аннары буяу пумаласы... Рәсем ясаганда кеше бар игътибарын мольбертка урнаштырылган ватманга бирә. Оекбаш бәйләүче дә нидер турында уйларга мөмкин әле. Кәгазьгә сурәт төшергәндә генә борчулар онытылып тора ала. СВОдагы улыннан хәбәр алмаганына ел ярымнан арткан Фәния апа Газизова да кичәгә тикмәгә килмәгән. Билгесезлек кешене бетерсә, шөгыль белән мавыгу җанга бераз тынгылык бирә.
“Өйдә бикләнеп утырмаска тырышабыз. Мәктәпкә маскировка челтәрләре бәйләргә йөрибез. Шуның белән әзрәк булса да, балаларга булышканга юаныч табабыз. Минем дә газиз улым сугышта. Ялга җибәрмәгәннәренә бер ел була. Иртә белән “хәерле иртә” дип язса, без шуңа шат инде. Кайчак, их, балаларны кайтарыр идек тә, үзебез шунда барыр идек, дип тә уйлап куябыз. Минем Шәмәрдәнгә күченеп кайтканыма 21 ел була, Кешеләре бик әйбәт, урамда балалар да исәнләшеп китәләр. Бүгенге кичәгә килгәндә, бик ошый. Оештыручыларга зур рәхмәт. Мәктәптә рәсем дәресеннән “5”легә укыдым, монда ничәле куярлар, белмим. Пенсия килгәч, буяулар сатып алып, рәсем ясарга утырсаң да ярар иде. Борчулы уйларын вакытлыча булса да оныттырып тора икән,– диде Әлфия ханым Минһаҗева да.
“Мин дә мондый чарага көн саен килергә дә риза. Ирем полициядә эшләп пенсиягә чыкканнан соң үз теләге белән ике ел элек махсус хәрби операциягә китте. Отпускага да бер-ике көнгә генә кайта. Хезмәт иткән частьлары шундый, берәрсе китсә, башкаларга авыр кала икән. Солдат хатыннарына да, аналарга түземлек, сабырлык бирсен, алдагы көннәрдә бөтенләйгә кайтуларын күрергә язсын”,– дип өстәде “Салават күпере” балалар бакчасы тәрбиячесе Гөлназ Бәшәрова.
Әйе, авыл җирлеге башлыгы үзенең чыгышында әйткәндә, тагын бер яңа Җиңү көнен билгеләп үтәргә язсын. Тынычлык килгән, Украина нацистлары хакимияттән киткән көнне.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia


Нет комментариев