Саба таңнары

Сабинский район

16+
Район яңалыклары

Рәхимә Вәлиуллина: “Мин – башкорт кызы, әмма тамырларым – Татарстанда»

Милләтләр дуслыгы –Ватан ныклыгы

  Тумышы белән ерак Башкортостаннан булып, тормыш сукмаклары Саба белән бәйләвенә чын ихластан куанып яшәүче Рәхимә Вәлиуллинаны инде районыбызда белмәүчеләр юктыр. Үзен күреп танымасалар да, “Саба дулкыннары” радиосында алып барган үзенчәлекле “Ирәндек” музыкаль тапшыруы аша да халыкка  якын ул.  Язмыш җилләре кайда гына илтсә дә, үз теленә, моңына гашыйк Рәхимә ханым күңеле белән һәрвакыт милләтенә тугры кала.

Үзе белән аралаша башлауга  татар һәм башкорт  халкы арасында туганлык, дуслык җепләрен ныгытучы   бер изге илче  кебек тоелды ул миңа.  Һәр сүзендә үз  милләтенә  тирән ихтирам, шул ук вакытта татар  халкына соклану, ярату  чагыла. Тиздән 80 яшен каршылаучы Рәхимә ханымдагы  җылылык, ихласлык аның эчке дөньясына гына сыеша алмыйча, тышкы кыяфәтендә үк чалына.

“Мин Уралның иң көньягында, биек таулары, куе таллары, аю өннәре арасында, Күгәрчен районы Бикбулат авылында үскән кыз. Үземне башкорт дип йөртәм, чөнки орлыгым –башкорт. Савыттагы туфракка нинди орлык чәчәсең – шул тишелеп чыга. Әтиемнең әнисе – әбием  татар иде. Алар Башкортостанга Казан якларыннан килеп урнашканнар.  Әбием сөйләгәнчә,  Екатерина II патшалык иткән заманда татар кызларын мәҗбүриләп  урысларга кияүгә биргәннәр. Бабамның кызлары бик чибәр була,  ул аларны урыслар белән кавыштырмас өчен башкорт якларына алып чыгып китә.  Улларын  Уфада калдыра да, Гөлсирә дигән кызын алып, Уралның иң  төпкеленә үк юнәлә. Гөлсирәдән Сөярбикә, Закирә, Шәмсекамәр исемле өч кыз туа.  Сөярбикә – минем әбием, чыннан да бик чибәр иде, ул башкорт егете белән кавыша. Татар авылында туган әнием Сәрвәр һәм башкорт милләтеннән булган әтием  Мәсәлим гаиләсендә без алты кыз үстек. Мин әниемнең матурлыгына сокланып, татар халкы  иң матуры, акыллысы дип күңелемә салып куйдым. Кечкенәдән татар егетенә кияүгә чыгачакмын, дип үземә сүз бирдем. Апаларым барысы да башкорт егетләре белән гаилә кордылар”, – дип сөйли Рәхимә апа. Урта мәктәптән соң 1966 елда Уфада төзелеш техникумын тәмамласа да, бу эшкә аның күңеле ятмый. Кечкенәдән шигырь-хикәяләр язган кыз  бөтен йөрәге белән журналистикага тартыла. Университетта өч имтиханны бишлегә тапшырып, рус теленнән Зоя Космодемьянскаяга багышланган иншаны шпаргалкалар арасыннан эзләгәндә резинка ычкынып китә дә, барысы да  төшеп чәчелә.  Укытучы имтиханнан чыгып китәргә куша. Әмма  үҗәт кыз  һаман  чыкмыйм, үзем язам, дип тартыша. "Бу үҗәтлегем  дә татар-башкорт кушылганлык тәэсиредер инде”, – дип елмая Рәхимә апа. Имтиханнан чыгарылса да, иҗатка  мәхәббәтен сүндерә  алмыйлар аның.

“Сагышлы шигырьләрем Таш­­­­кентта  туды”

Алар 1969 елда дус кызы белән килешү нигезендә Ташкент шәһәренә китәргә карар кылалар.  Чөнки биредәге җир тетрәүдән соң җимерекләрне торгызуда ике ел эшләсәң, имтиханнарсыз гына  теләгән уку йортына керә алу мөмкинлеге тудырыла. Төзелештә эшли башлыйлар,  әмма туган якны сагыну үзәккә үтә. “Татар егетенә кияүгә чыгачакмын” дигән сүзләре Аллаһының “Амин” дигән вакытына туры килә. Ул биредә татар егете –тамырлары Саба районыннан булып, Пермь шәһәрендә үскән Сәфәргали Насыйбулла улы белән таныша. Алар 1970 елда гаилә коралар. Бик  гыйбрәтле һәм фаҗигале язмыш иясе булган Сәфәргали абый Завод Нырты янындагы кечкенә генә   Ямбулат Пустыш (халык телендә Күкчә) авылында туа. Аңа  кырык көн чагында әниләре  Гайшә Тәкәнешкә бала пособиесе  алырга киткән җиреннән  адашып, туңып үлә.  Дүрт  яшенә кадәр  аны Ике басу  Арташ авылында яшәүче Әлфинур апасы тәрбияли. Әтисе  яшь хатыны, 4 баласын   алып вербовка белән  Пермьгә чыгып китә. Аннары Ташкентка күченәләр. 1989 елда Сабага  иренең әнисе Гаишәнең  каберен эзләп кайталар,    әнисеннән 40 көнлек  булып калган   Сәфәргали абый  40 яшендә аның  каберен эзләп  таба, чардуган кора.

Рәхимә апа Вәлиуллина  гомер буе иҗаттан аерылмый. Ташкентта яшәгәндә үзенең сагыну-сагышларын шигъри юлларга күчереп күңеленә тынычлык ала. Ташкент педагогия университетының журналистика бүлеген тәмамлап, башкорт мәдәни-үзәгендә радиодан тапшырулар алып бара. Төрле очрашуларда катнаша, җәмәгать эшендә кайнап яши.  Уфада узган икенче һәм өченче Бөтендөнья башкортлар корылтаена делегат итеп сайлана. Әмма тормышы ничек кенә мавыктыргыч булмасын, аның күңеле  ят төбәкне  кабул итми. Каядыр талпыну белән яши ул. Медицина институтын тәмамлаган кызлары Илмираның: ”  Үз халкыма хезмәт итәсем, Казанга кайтасым килә”, – дигән  сүзләре аларга этәргеч биреп, 2004 елда  Казанга  күчеп кайталар.

“Саба – мине, мин Сабаны яраттым”

“Сабага кунакка кайткан саен мине радиога чакыралар иде. Шуннан Әлфия Мөбарәкова белән танышып киттек. Без Сабага шундый якынайдык, 2007 елда иптәшемнең кендек каны тамган төбәккә күчеп  кайтырга булдык. Әби-бабайларыбыз ташлап китәргә мәҗбүр булганнар, без аларның рухларын алып кайттык. Йөрәгемдә  һәрвакыт  бәлки минем  дә әбием монда тугандыр, дигән уйлар   яши. Ташкентта мин гомер буе сагындым. Сабага үз өемә кайткандай булдым. Уфага кайткан саен “Юлдаш” радиосына очрашуга барып Сабаны мактыйм, аның кешеләре турында сөйлим. Үземне туган ягыма кайттым дип хис итәм. Ташкентта яшәгәндә: ”Мине Бикбулатка  алып кайтып җирләрсез дип, әйтә идем.  Ә хәзер инде Сабада калам, диям. Каберем монда булырга, балаларым бирегә килеп йөрергә, яисә кайтып торырга тиешләр”, –ди ул. Рәхимә апа  һәм Сәфәргали абый Вәлиуллиннар 55 ел гомер кичереп, үзләре үрнәгендә  өч кыз тәрбияләп үстергәннәр.   Нурияләре  Ташкентта, Зөлфияләре Франциядә,  Илмира Казан шәһәрендә яши.  Балык тирәнне, халык үзенә рәхәт җирне сайлый, дигәннең бар асылы Рәхимә апа мисалында ачык чагыла.

Сабага үз Ватанына кайткандай хис иткән Рәхимә ханым  һаман да туган ягының гүзәллеген мактап шигырьләр, җырлар иҗат итә. Бүген ул – алты  китап авторы. Башкорт телендә язылсалар да, аларны райондашларыбыз да бик яратып кабул итте. Ул бүген дә Казанда узган төрле чараларда башкорт  халкының милли гореф-гадәтләрен,  яшәешен тасвирлап,  үз милләтенә дан җырлый.  “Дүрт ел эчендә алты китап  яздым, аларның һәрберсенә үземнең тормышымнан нәрсә булса да кертәм. Татар-башкортның күренекле шәхесләрен, халкының язмышларын,  килеп  чыгу  тарихларын  күрсәтергә тырыштым.. Бүгенге көндә махсус хәрби операциягә багышланган “Ана йөрәге” һәм “Яралы солдат” китапларының дәвамын язам. Бер көнемне дә заяга уздырганым юк.  Лаеклы ялга чыккач та тормыш дәвам итә, үзеңне таба белергә генә кирәк. Мин бассейнга, тренажер залына йөрим.  Җырла, дисәләр – җырлыйм, бие, дисәләр – биим. Күбрәк яшьләр янында булырга, алардан яхшы энергетика алырга тырышам. Сабада суда йөзгән балык кебек рәхәт итеп яшим”, – ди ул. Рәхимә ханым  Башкортостанда узган төрле бәйге-чараларга катнашырга теләктәшлек күрсәткән, ярдәм иткән район башлыгы Рәис Миңнехановка, гомумән, бөтен Саба халкына  бик рәхмәтле.  2024 елда аның  туган авылы – Бикбулат “Айнык авыл” республика  конкурсында катнаша. Буранлы февраль аенда  узган бу матур чарага  Саба районы  делегациясе  дә кушылып,  Рәхимә апаның авылдашларына  беренчелекне  алырга һәм 5 миллион сум приз яуларга ярдәм итәләр.

Тормышның һәр мизгеленнән ямь-тәм табып яши белүче, Татарстан белән Башкортостан арасындагы дуслык җебен  ныгытуда үзеннән зур өлеш кертүче  Рәхимә Мәсәлим кызы Вәлиуллинага    әле  озак еллар җәмәгать  тормышында кайнап  яшәргә  һәм иҗат итәргә  насыйп булсын!

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia


Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев