Саба таңнары

Сабинский район

18+
2024 - Гаилә елы
Район яңалыклары

Район үзәк хастаханәсе баш табибы Марат Йосыпов: «Кешенең сәламәтлеген үзеннән башка берәү дә саклый алмый»

Июньнең өченче якшәмбесендә медицина хезмәткәрләре үзләренең һөнәри бәйрәмнәрен билгеләп үтәләр.  Районыбызның сәламәтлек сагында торучылар әлеге бәйрәмне нинди уңышлар белән каршылый?  Шулар хакында  район үзәк хастаханәсе баш табибы Марат Рафаэль улы Йосыпов белән  сөйләштек.

Медицина хезмәт­кәрлә­ренең һөнәри бәй­рәме ямьле җәй  кө­нендә, та­би­гатьнең тә­мам уянып, чәчәккә  чумган миз­геленә туры килүе  үзе үк символик мәгънәгә ия: яшәү-яшәрүгә омтылышны чагылдыра.   Пандемия сәбәпле бик авыр чорларны үтәргә туры килде.  Ике ел элек һөнәри бәйрәмне үткәрү турында уйлый да алмадык.  Башка һөнәр ияләреннән аермалы буларак, безнең хезмәттә эш сәгате чикләнмәгән.  Чөнки авыру көн-төнгә карамый. Тәүлекнең 24 сәгатендә, ат­наның 7 көнендә дә эштә  булган киеренке хез­мәт­тән соң медицина хезмәткәрләренә дә  эш-мәшәкатьләреннән арынып, ял итеп алу бик мөһим дип саныйм. Без бу көнне гадәттә бер-беребезне тәбрикләргә гадәтләнгән. Әмма халыктан котлау сүзләре ишетсәк, безнең  хезмәтебезгә иң зур бәя шул булачак. Табиб, шәфкать туташларының хезмәтен кеше үзе авыруга дучар булмыйча аңлап та бетерә алмаска мөмкин. Безнең хастаханәнең стационарында бер елга 5000нән артык кеше дәвалану уза.  Поликлиникага  ел саен 200 меңнән артык кеше мөрәҗәгать итә.  Ашыгыч ярдәм бүлегенә 12 мең чакыру алына.  Һәрберсенең артында кеше гомере, авыру-сызланулар тора. Безнең эшне кичектереп торып, яисә иртәгегә калдырып булмый. 

– Белүебезчә, милли  про­ектлар  гамәлгә ашырылып, районыбызда да алар нигезендә зур эшләр башкарыла. Шулар хакында да сөйләшеп узыйк...

– Әйе, «Сәламәтлек саклау», «Демография» федераль проектлары кысаларында «Йөрәк-кан тамырлары авыруларын кисәтү», «Онкологик авыруларны булдырмау»,  «Өлкән буын»  һәм башка төбәкара  проектларны гамәлгә ашыруга зур игътибар бирелә. 2020 елдан «Өлкән буын» проекты кысаларында районыбызда  социаль яклау бүлеге белән берлектә «озак вакытлы карау системасы» буенча эш алып барыла.  65 яшьтән өлкән кешеләргә аерым  табиб-гериатр медицина хезмәте күрсәтә. Шулай ук урын өстендә ятучыларның яннарына барып   ярдәм күрсәтү дә  аларның тормышын уңайландыруга юнәлтелгән. 

Төп проект –  «Беренчел медицина-санитар ярдәм күрсәтү системасын үстерү» проекты районда яңа ФАП­лар, поликлиника төзүне, капиталь ремонт үткәрүне үз эченә ала. Мәсәлән, 2022 елда  Юлбатта һәм Яңа Мичәндә һәрберсенә 6,7 миллион сумга исәпләнгән модульле ике ФАП сафка басып, ел ахырына ачу планлаштырыла. Шәмәрдән участок хастаханәсендә капипаль ремонт эшләре дәвам итә. Быел район үзәк хастаханәсенең йогышлы авырулар бүлегендә 50,7 миллионга капиталь төзекләндерү булачак. Шулай ук әлеге проект кысаларында үзәк  хастаханә  рентген аппараты,  флюорограф һәм башка җиһазлар белән тәэмин ителде.   Цифрлаштыру  сә­ла­мәтлек саклау  өлкәсенә дә  югары технологияләр белән баету  мөмкинлеге бирде. Районыбызның бөтен  «беренчел звеносы»  да интернетлы компьютер белән тәэмин ителеп,  якын көннәрдә «Телемедицина» дип аталган программа аша  Казан шәһәре клиник хастаханәсе табиблары белән турыдан-туры элемтә урнаштыру мөмкин булачак.

–  Медицина өлкәсендә кадрлар белән тәэмин ителеш ничек?

– Бүгенге көндә 69 табиб, 244 урта медицина хезмәткәре, барлыгы 500гә якын хезмәткәр  халык сәламәтлеге сагында тора. Стационарда табиблар белән тәэмин ителеш 96, поликлиникада 98 процент тәшкил итә.  Ел дәвамында 2 табиб эшкә кайтты, шул ук вакытта 3 табиб эштән китте.  Аларның берсе лаеклы ялга, икесе килешү буенча билгеләнгән 5 ел вакыт тулу белән бәйле.

– Марат Рафаэлович, һөнәри бәйрәмегез якын­­лашканда халык сә­ламәт­леге сагында торучыларга, гомумән, район­дашларыбызга нинди те­ләк­ләр җиткерер идегез?

– Кешенең сәламәтлеген үзеннән башка берәү дә саклый алмый. Һәркем саулыкны зур байлык дип бәяли белмәсә, медицина көченә генә таяну дөрес түгел. Әлеге тәгълиматны балалар бакчасыннан ук сеңдерергә кирәк.

 Бәйрәм уңаеннан алны-ялны белми эшләүче коллективны, ветераннарыбызны ихластан котлыйм. Тормышларын кеше сәламәтлеге сагында торуга багышлаган ак халатлы медицина хезмәткәрләренең үзләренә дә ныклы сәламәтлек, сабырлык, гаиләләренә иминлек, тыныч тормыш телим.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев