Саба таңнары

Сабинский район

16+
Район яңалыклары

Һәрбер кирпече – алар кул көче

Августның икенче якшәмбесендә төзүчеләр һөнәри бәйрәмнәрен билгеләп үтә. Шушы уңайдан тармак эшчәнлеге, районда барган төзелешләр турында безгә Саба муниципаль районы башкарма комитеты җитәкчесе Марат Рашат улы Ишниязов сөйләде.

– Районыбызда хәзерге көндә 40ка якын федераль һәм республика программалары нигезендә, шулай ук җирле бюджет финанславында төзелеш һәм капиталь ремонт эшләре алып барыла. Тармактагы мөһим бурычларны тормышка ашыруга өч дистәгә якын подряд оешмасы җәлеп ителгән. Аларның башкарган күркәм эшләре төзелеп беткән объектларны файдалануга бирү тантаналарына да якынлаштыра. Иң зур күләмлеләренә килгәндә, озакламый Сатышта 300 урынлы яңа мәдәният йорты үз ишекләрен ачачак. Ел ахырына кадәр Сабада һәм Шәмәрдәндә торак шартларын яхшыртырга чиратта торучыларны яңа фатир ачкычлары тапшырып та куандырачакбыз. Әлеге объектларны, шулай ук Сабада 500 укучыга исәпләгән, 2022 елда сафка басачак мәктәпне “Ак таш” оешмасы төзи. Шулай ук быел Керәннедә яңа клуб, Мичәнбашта фельдшер-акушерлык пункты, Көектә модульле кибет халыкка хезмәт күрсәтә башлаячак. Эшнең сыйфаты даими контрольдә тотыла. Шул максаттан район башлыгы Рәис Нургаливич объектларда атна саен булып, оператив киңәшмәләр үткәреп, килеп туган сорауларны ашыгыч хәл итү турында кайгырта.

Авылларыбыз да яңарышта. Ихтыяҗ булган һөнәр кешеләрен районга чакыру мөмкинлеге булдыру максатында 2020 елда “Аренда торагы” программасы буенча 25 йорт хуҗаларын тапса, быел 28 авылда тагын 63 өй төзелде. 2043 елга кадәр исәпләнгән күпфатирлы йортларны капиталь ремонтлау программасы буенча да эш дәвам итә. Быел 14 йортны төзекләндерүгә федераль бюджеттан 15,3 миллион сум акча бүленде. “2025 елга кадәр авыл территорияләрен комплекслы үстерү” программасы нигезендә 41 шәхси йорт файдалануга бирелде. 2021 елда сафка кертеләчәк торакның гомуми мәйданы 22 мең квадрат метр тәшкил итә.

Районда “Чиста су” программасы буенча да ел саен күләмле эш башкарыла. Кыскасы, район үзенә күрә төзелеш мәйданчыгын хәтерләтә, төзүчеләрнең фидакарь хезмәте нәтиҗәсендә торак пунктларның социаль йөзе үзгәрә, тормыш-көнкүреш шартлары уңайлана. Санап кителгән программаларны тормышка ашыруда “159нчы ПМК”, “Ак таш”, “Инвестхолдингстрой”, “Рыбнослободский-Универсалстрой”, “Ремонт-строй-сервис” “ПМК Мелиорация” җәмгыятьләренең, ике коммуналь хуҗалыкның һәм башка төзү оешмаларының өлеше зур. Барысы да төзелеш нормаларыннан һәм кагыйдәләреннән чыкмыйча, сыйфатлы эш күрсәтә.

Әлбәттә, республика программаларына таянып эшләү генә түгел, федераль бюджет чыганаклары хисабына да күбрәк объектлар төзү һәм төзекләндерү районның социаль йөзен күпкә яхшыртачак. Белгәнебезчә, илебездә күп кенә милли проектлар эшләп килә. Аларга заявкалар биреп, программага кереп, районга инвестицияләр җәлеп итү җирле үзидарә органнарының төп бурычы дияр идем. Бу юнәлеш буенча алда торган планнар бик зурдан. Мисалга, инвесторларның районыбыз белән кызыксынуын тагын да арттыру йөзеннән Эзмә авыл җирлеге биләмәсендә тау чаңгысы комплексы, роллерлы чаңгы трассасы төзү күздә тотыла. Экологиягә дә игътибарны арттырырга кирәк. Район үзәгендә чистарту корылмасын яңарту ихтыяҗы туды. Аның проекты эшләнде, программага керү эше бара. Шулай ук Шәмәрдәндә дә яңа чистарту системасы булдыру сорала. Проекты әзерләнә һәм экспертиза узачак. Инфраструктурасы тулаем эшләнгән сәнәгать паркы да безнең даими игътибарда. Төп максат – инвесторлар кайтартып, аларга төзелештә булышып, җитештерүне оештырып, район халкы өчен өстәмә эш урыннары да булдыру. Бу мәсьәләне дә хәл итәргә кирәк.

Бәйрәм уңаеннан төзелеш оешмаларында эшләүчеләрне район халкы исеменнән чын күңелдән котлыйм. Подрядчыларга заказлар гел булып торсын. Пандемия чорында авырмыйча, бер команда булып, районга, республика, илебезгә файда китереп хезмәт итәргә язсын.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев