Саба таңнары

Сабинский район

18+
Район яңалыклары

Республика прокуроры кабул итте

Бүген республика прокуроры Альберт Суяргулов район прокуратурасы бинасында Саба, Теләче районнарында яшәүчеләрне кабул итте.

 

    Бүген республика прокуроры Альберт Суяргулов район прокуратурасы бинасында Саба, Теләче  районнарында яшәүчеләрне кабул итте. Казан шәһәреннән   килүчеләр дә бар  иде.  Гражданнар прокурорга нигездә пенсия  исәпләү, производствода  имгәнү алу  факты, инвалид баланың торак шартларын   яхшырту,  юридик зат тарафыннан экология кануннарын бозуларга юл  куелу, мәдәни  мирас объектларында законсыз  төзелеш  алып  бару мәсьәләләре буенча  мөрәҗәгать иттеләр.   Моннан тыш  кабул ителүдә булучылар ТР Югары  Судының карарының үтәлмәвенә, иренең законсыз эш  кылуына һәм Мәскәү районындагы аерым подразделение хезмәткәрләренең  (Казан), тикшерүченең җинаять эше буенча  чара   күрмәвенә ризасызлык (Саба), район үзәк хастаханәсе табиблары гамәлләре белән  килешмәүләрен белдерделәр. Үзләрен борчыган сорау белән беренче тапкыр килүчеләр дә, прокуратура органнарыннан җавап алуларына  карамастан, кабаттан  мөрәҗәгать итүчеләр да бар  иде. Теләчедән бер ханым исә улының Сабада кыйналуы   факты буенча җинаять эше дә ачтырмакчы. Хакыйкать кайдадыр, ахыр  чиктә гаделлек тантана итәргә тиеш.

Кабул ителүдә  12 кеше булды. Барысының  да мөрәҗәгате  аерым контрольгә алыначак һәм җавап биреләчәк.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев