Саба таңнары

Сабинский район

18+
2024 - Гаилә елы
Район яңалыклары

Республиканың Мөслимәләр берлеге аз керемле мөселман гаиләләренә яңа киемнәр өләшә

Балалар киемнәрен тарату Саба районы мөслимәләр берлегендә инде берничә тапкыр оештырылды.

ТР мөселманнары Диния нәзарәтенең хатын-кызлар белән эшләү бүлеге һәм ТР мөслимәләре берлеге Ураза бәйрәме һәм Корбан бәйрәме хөрмәтенә яңа балалар киемнәре тарата башлады. Акция Корбан бәйрәменә кадәр дәвам итәчәк һәм республиканың барлык 48 мөхтәсибәтен колачлаячак. Урыннарда киемнәрне аз керемле һәм күпбалалы гаиләләр арасында мөхтәсибләр һәм абыстайлар бергәләп бүлеп бирәчәк. 

Бүгенге көндә кием алу өчен 35 мөхтәсибәттән гариза бирелгән. Нәзарәтнең хатын-кызлар белән эшләү бүлеге һәм ТР мөслимәләре берлеге җитәкчесе Наилә Җиһаншина сүзләренчә, һәр районга тукыма фабрикаларының берсе бушлай биргән 50 комплекттан артык балалар киеме тарату көтелә. Мохтаҗларга киемнәр тарату Саба районы мөхтәсибәтендә дә башкарылачак. Киемнәрнең бер өлеше районыбызга кайтарылды инде.

 

чыганак: ТР Диния Нәзарәте сайты

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев