Саба таңнары

Сабинский район

18+
2024 - Гаилә елы
Район яңалыклары

Рифкат ШӘФЫЙКОВ: «Кеше үз хезмәтеннән рухи байлык та алырга тиеш»

Рифкат Шәфыйков үзен тынгысыз, булдыклы эшмәкәр буларак кына түгел, ә иң элек юмарт күңелле хәйрияче буларак та таныткан кеше. Киң фантазиягә ия әлеге шәхесне Татарстанда гына түгел, күрше төбәкләрдә дә беләләр.

Алай гына да түгел, ул булдырган гаҗәеп «Туган авыл» комплексы Кытай, Япония, Төркия, Төрекмәнстаннан  килгән делега­цияләргә дә, Россиядәге татар  эшмәкәрләренә дә  яхшы таныш. Эшмәкәрнең үзен дә Россиянең төрле төбәкләренә уникаль музей экспонатлары белән чакырып торалар. Күптән түгел генә Малмыжда Сабантуйда булса, без аралашкан көнне дә кичтән генә Лубянда узган урманчылар бәйрәменнән кайткан иде.

«Анда юкә кабыгы төшерү, чыпта сугу, туку станокларын алып бардым. ТР Урман хуҗалыгы министры Равил  Кузюров таң калды.  Быел Республика Рәисе Рөстәм Миңнеханов  җиде тапкыр минем коймаклардан авыз итте. Музей белән танышырга да  чакырдым, август аенда  Теләчегә Республика Рәисенең килүен көтәбез», – дип сүзне башлады Рифкат Шәфыйков.

Бүгенге «Туган авыл» комплексы урнашкан урында  2011 елга кадәр  сазлык булуына ышанырлык та түгел. Лаеклы ялга чыкканнан соң, 67 яшендә  ул күңелендә йөрткән хыялын чынга ашыра: Теләче халкы гына түгел, ул юлдан узучы һәркем сок­ланырлык комплекс төзи. Булдыклы  ир кулына эләккән һәр нәрсә гөлгә әйләнә, дигәннәре хак.  Өч ай дигәндә башта  кафе, аннары җәйге ял урыны, бераздан кунак йорты ачыла.

«Кесәдә бер тиен акча юк, 5 миллион кредит алып башланган эш иде ул. Әле кафеның стенасы гына өелеп килә, 24 октябрьгә туйга язылып киттеләр. Түбә ябучыларга кытлык булып, эш беразга сузылды. Туйны да 1 айга кичектерделәр», – дип искә ала эшмәкәр.

Бераздан кафега бәйрәм итәргә килүчеләргә тагын да кызыклы булсын өчен,  борынгы эш коралларыннан торган  музей-почмак та булдыра. Экспонатлар да, кызыксынучылар да  арта  торгач, музей өчен аерым йорт та сатып ала. Бүген  музей комплексы белән танышып чыгар өчен махсус көн алып килү кирәк. Биредә  борынгы әби-бабаларыбызның тормыш-көнкүрешен чагылдыр­ган, күңелгә тынычлык, рә­хәт­­лек бирә торган җылы  рух хөкем сөрә. Тынгысызлыгы өс­тенә  ерак тарихыбыз белән кызыксынуы   көчле булуы Рифкат Шәфыйковны бүген дә һаман эзләнүгә этәргә, башкалар өчен иске тоелган һәр нәрсә аның өчен кадерле ядкарь.

«Кая барсам да ялтыр-йолтыр иске әйберләр эзлим мин. Кайберәүләр шик­ләнеп карыйлар. Үземнең карак түгеллегемне  аңлатам. Кайберәүләр хуҗалыкларында нәрсәләр сакланганын үзләре дә белми, дөресрәге, игътибар бирмиләр.  Минем иң беренче күз шуларга төшә», -дип сөйли ул. 

Экспонатларны чит төбәкләрдән дә җыйный:  мәсәлән,  1955 елгы «Иж-49» мотоциклын Алабугадан барып ала,  1964 елгы «ГАЗ-21» машинасын Кировтан алып кайта.  һәрберсе төзек хәлдәге техника белән күңелең теләгән җиргә бара аласың. Шалашта В.И.Ленин үзенең мемуарларын яза,   акрын гына җил тегермәне әйләнә, су тегермәне, тимерче алачыгы  да ерак  үткәннәрнең бер ядкаре булуын ишарәли.

«Элек тимерче алачыгы авылның йөрәге иде. Әтием сугышның беренче көннәреннән фронтка китә, каты яраланып, 48 яшендә вафат булды.  Без сугышка кадәр дүрт бала, сугыштан соң тагын дүртәү туганбыз. Әти тимерче алачыгына мине дә ияртеп алып төшә иде. Сугыштан яраланып кайткан ир-атларның Суслонгерда үзләрен ничек итеп каһәрләгәннәрен елый-елый сөйләүләре бүген дә күз алдымда. Шул вакыттан ук күңелемә сеңеп калган урын ул. Ата-бабаларыбызга күп михнәтләр китергән Суслонгерны күрүне  бурычым дип санадым. Тарихның мең серләрен саклаган лагерь урынын эзләп табып,  хәтер ташы куйдык», – дип сөйли ул.

Шул көннән башлап һәр елны әлеге тарихи урында әрвахлар рухына корбан чалдырып, Коръән ашы үткәрүне  Рифкат абый  күркәм  гадәткә кертте. Рифкат  Шәфыйков – үзе тапкан малын бүтәннәр  белән бүлешә белүгә сәләтле, башкаларны  сөендерүдән ямь табучы  эшмәкәр. Ә иң кыйммәте –  үткән тарихыбызны барлап, аны яшь буынга өйрәтүдә  зур өлеш кертүче шәхес.

«Музейда барысы да яшьләргә күрсәтү өчен җайлаштырылган. Аны карап чыгу гына түгел, тиздән әби-бабаларыбыздан кал­ган борынгы эш кораллары  – чыпта сугу, чабата үрү,  туку, такта яру  һәм башка станокларда үз кулларың белән эшләп карау да мөмкин булачак. Бу коралларны хәзер бер җирдән дә табып булмый. Тимерче алачыгында да  чүкеп, кыздырып күрсәтү өчен барысы да бар. Эшләнгән эш файда китерергә тиеш», –ди ул. 

Әлбәттә, шулай.  Тарихи мирасыбызны барлауда күләмле эшләр башкарылган, инде үткәнебез белән таныштырып, аңлатып бару өчен экскурсовод  хезмәте дә күрсәтелсә, хәзерге яшьләр бик күп мәгълүмат  алырлар иде. Бәлки киләчәктә бу мәсьәлә дә хәл ителер әле.

Рифкат әфәнде  хәйриячелек буенча да башкаларга үрнәк шәхесләрнең берсе. Ул Саба, Теләче районнарында уздырылган бер генә чарадан да читтә калмый. Машинага тагып йөри торган морҗа-мичендә пешкән тәмле коймаклардан  инде күрше төбәкләр дә бик  теләп  сыйлана. Югары Утар балалар йорты, Иске Икшермәдәге «Тургай» приютлары да кайгыртучан, юмарт куллы эшмәкәрнең  ярдәмен еш тоялар. Гомумән, музейдагы  мини-зоопарк та шул ук приютны хәтерләтә. Әти-әниләр,  балалары үскәннән соң җәнлек-кошларны бирегә китереп куялар икән. Ә монда алар кадер-тәрбиядә генә яшиләр. Янәшәдәге күлдә йөзгән кыр үрдәкләре, кыр казлары, аккошларның  һәрберсенең үз тарихлары бар. 

Ул үзенең Олы Кибәче авылында туып-үскән йортының күчермәсен дә  булдырып, шул заман рухы белән сугарган. Балалар тәгәрәшеп йоклый торган сәке, өстәл астында ана каз бәби чыгара, аралыкка сыер белән  бозау урнашкан.

Һәр ел саен  Рифкат Шәфыйков  сугышчан  техникасы һәм үзенең хәрби киемдәге  нәни  оныклары белән  районыбызның 9 Май парадында катнашып, тантанага үзенчәлек өсти. Олы Кибәчедә сугышта һәлак булганнар истәлегенә һәйкәл ачып та, авылдашлары рухын мәңгеләштерүгә зур өлеш кертә. Май аенда  Ислам динен кабул итүгә 1000 ел исемендәге Казан югары мөселман мәдрәсәсе ректоры Ильяс Җиһаншин һәм аның шәкертләре катнашында  Ислам нигезләре белән кызыксынучы балалар белән районара очрашу үткәрүе дә  сабыйларга  кечкенәдән диннең асылын аңлатуга юнәлтелгән. Рифкат абый  үзе дә  мәдрәсәдә дини гыйлем алырга ниятләвен яшерми.

«Исемеңне тарихта калдыра­сың килсә – чишмәләр ач», – дигән борынгылар. Рифкат әфәнде әлеге саваплы эшне дә тарихта калу өчен түгел, күңеле кушканга, башкалар да  шифа алсын өчен эшли. Туган авылында  әнисенә аталган җиде улаклы «Зөлхиҗҗә» чишмәсе ага. Әтисенә, бертуган апалары хөрмәтенә дә чишмәләр челтери. «Чишмәләрем барысы да юл кырыйларында, кешеләргә су алырга җайлы урыннарда урнашкан. Әмма кайберәүләрнең  би­ләмәләрен тәртипсезләп, си­нең хезмәтеңне мәсхәрәләп ки­­­тү­ләренә генә  йөрәк әрни», –ди ул. Үзе Теләче районында яшә­сә дә,  күңеле, эш-гамәлләре бе­лән Саба районында, бигрәк тә кендек каны тамган Олы Ки­бәче авылында. Авылдашларын, сәфәргә чыгучыларны  ига­нәче булдырган авыл капкасы хәерле юл теләп озатып кала, кар­шы ала. Кибәчелеләрне ул ел саен «Нәүрүз» бәйрәмендә кайнар пылау белән, тәмле коймаклары белән сыйлый. 

«Мин үземне һәрвакыт  Саба-Теләче дип тәкъдим итәм.  Тарих буенча мин элеккеге Саба  районы биләмәсендә  яшим. Озак еллар район электр челтәрендә, аннан  хәзерләүләр конторасында хезмәт куйдым. Теләче һәм Саба районнары бүленгәч, ул вакыттагы район башлыгы Рөстәм Кәлимуллин тәкъдиме белән Теләчегә эшкә килдем. «Нырсы» совхозында директор булып эшләп лаеклы ялга чыктым. Тормыш иптәшем Гөлнур белән дүрт бала тәрбияләп үстердек.  Сигез оныгым, өч оныкчыгым бар. Һәр эшемдә төп терәгем –  балаларым, гаиләм.  Һәммәсен күмәк көч бе­лән башкарабыз», – ди Рифкат Шәфыйков. 

Җидееллык мәктәптән соң  Биектауда  алган  электрик белгечлеге аңа бүген,  77нче яшендә  дә ярдәм  итә әле. Яшь буынга утның каян килгәнен  күрсәтер өчен  тарихның тагын бер гаҗәеп ядкарен – кечкенә электр станциясен дә ясап куйган.  Ул бүген дә ток чыганагы бирә. Алга таба музей биләмәсендә   борынгы татар авылы урамнарының күчермәсен ясарга,  күлне дә су мотоцикл­лары белән йө­рерлек итеп ти­рәнәйтергә уйлый. Яңадан бер банкет залы төзелешенә дә ке­решкәннәр. Кыскасы, күңе­лен­дә йөрткән уй-хыяллары күп әле.  Аларның һәрберсен чынга ашы­рырга аңа  озын гомер, нык сәламәтлек насыйп булсын!

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев