Саба таңнары

Сабинский район

18+
2024 - Гаилә елы
Район яңалыклары

Россия халкын ел ахырында тагын бер алты көнлек эш атнасы көтә

Россия халкы 23-29 декабрь атнасында алты көн эшләячәк, чөнки шимбә, 28 декабрьдәге ял көне дүшәмбе, 30 декабрьгә күчерелде, елның соңгы эш көне кыска эш көне булмаячак.

Россия халкын ел ахырында тагын бер алты көнлек эш атнасы көтә

Фото: © «Татар-информ»

Бу хакта РИА Новости агентлыгы хезмәт хокукы буенча HeadHunter эксперты Ольга Владимировага сылтама белән хәбәр итә. «РФ Хөкүмәтенең «2024 елда ял көннәрен күчерү турында»гы карары нигезендә, ял көне шимбә, 28 декабрьдән дүшәмбе, 30 декабрьгә күчерелә», - диде Владимирова.

Ул 28 декабрьдәге эш көненең кыска эш көне булмаячагын искәртте.

Шуның нәтиҗәсендә россиялеләр 11 көн рәттән – 29 декабрьдән 8 гыйнварга кадәр ял итәчәк. 31 декабрь бу көнгә быелның 7 гыйнварындагы ялны күчергәннән соң ял көне булды.

Тулырак: https://tatar-inform.tatar/news/rossiya-xalkyn-el-axyrynda-tagyn-ber-alty-konlek-es-atnasy-kota-5895974

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев