Саба таңнары

Сабинский район

18+
2024 - Гаилә елы
Район яңалыклары

“Россиянең өч төсе”

22 август - Россия Дәүләт флагы көне

   Бәйрәм уңаеннан  Саба район китапханәсендә  “Кыңгырау” балалар бакчасында тәрбияләнүчеләр өчен “Россия әләмендә өч төс кайдан?” дигән исемдә танып -белү сәгате үткәрелде. Чараны Ихсан Шәмсетдинов, Энҗе Газизуллина дәүләт флагы турында шигырьләр сөйләп башлап җибәрделәр. Китапханәче Илсөяр Шакирҗанова һәр иленең үз символикасы барлыгын,  әләмнең Россия символы буларак барлыкка килү һәм раслану тарихын сөйләде, “Россиянең өч төсе” дип исемләнгән тематик китап күргәзмәсенә күзәтү ясады. Балалар триколор төсләренең нәрсә аңлатканын, дәүләт әләменең кайчан һәм кайда эленгәнен белделәр. Шулай ук “Ак, зәңгәр, кызыл”, “Россия флагын кем тизрәк җыяр” уеннарында  да  үзләренең актив, бердәмлекләрен күрсәттеләр. Чара төсле кәгазьдән флаг ясау буенча мастер-класс белән тәмамланды. Горур тибрәлгән ак, зәңгәр һәм кызыл төсләрдәге Россия Федерациясе Дәүләт флагы һәркемнең күңелендә Ватаныбыз өчен чиксез горурлык хисләре уятса иде!

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев