Саба таңнары

Сабинский район

18+
2024 - Гаилә елы
Район яңалыклары

Рөстәм Миңнеханов күп балалы аналарга дәүләт бүләкләре тапшырды

Тантанада Саба районыннан Әлфия һәм Альфрит Вәлиуллиннар гаиләсе катнашты.

  Кичә Казан Кремлендә Татарстан Республикасының иң яхшы гаиләләрен хөрмәтләүгә багышланган тантаналы чара узды. Кабул итү Татарстан Республикасы Рәисе Рөстәм Миңнеханов һәм аның хатыны Гөлсинә Миңнеханова исеменнән оештырыла. Чара ел саен Татарстан дәүләт бәйрәме – Республика көне алдыннан үткәрелә. Быел кабул итүдә Саба районыннан Әлфия һәм Альфрит Вәлиуллиннар гаиләсе катнашты. Вәлиуллиннар-41 ел бергә яшиләр, алар гомер буе Саба районы Миңгәр авылында яшәгән Вәлиуллиннар нәселеннән. Альфрит Әюп улы күп еллар инженер булып хезмәт куйды, «Саба» җәмгыятенең «Тимершык» филиалында эшләп быел лаеклы ялга чыкты. Әлфия Хатыйп кызы Мингәр авылында хат ташучы булып эшләп, бүгенге көндә лаеклы ялда. 
Гаилә учагын саклап, ике ул һәм бер кыз үстерделәр. Олы кызлары Альбина-кияүдә, ире белән Казанда яшиләр, ике балалары бар.Уллары Ленар өйләнгән, үз авылында төпләнеп калып, хатыны белән ике кыз тәрбиялиләр. Ленар хәзерге вакытта махсус хәрби операция зонасында. Кече уллары Альмир туган авылында шофер булып эшли. Вәлиуллиннар - районыбызның күркәм иң үрнәк һәм хөрмәткә лаек гаиләләренең берсе.

Чыганак: Саба районы ЗАГС бүлеге

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев