Саба таңнары

Сабинский район

18+
2024 - Гаилә елы
Район яңалыклары

РСФСРның Атказанган урманчысы, Октябрь революциясе, «Почет билгесе» орденнары кавалеры Нургали Миңнеханов истәлегенә өстәл теннисы буенча Халыкара ярышлар

“Саба Арена” спорт комплексында Татарстан районнарыннан, Россиянең башка төбәкләреннән, Кытай, Белоруссия, Таҗикстаннан 250 дән артык спортчы көч сынаша.

Бүген  РСФСРның Атказанган урманчысы, Октябрь революциясе, "Почет билгесе" орденнары кавалеры Нургали Миңнехан улы Миңнеханов истәлегенә өстәл теннисы буенча Халыкара   ярышлар һәм республика XХII ачык шәхси-команда беренчелеге башланып китте

“Саба Арена” спорт  комплексында  Татарстан районнарыннан, Россиянең башка  төбәкләреннән, Кытай, Белоруссия, Таҗикстаннан  250 дән артык спортчы көч сынаша.

Татарстан Рәисе  Рөстәм Миннеханов та катнашучыларны сәламләү өчен килде. Ул мондый зур ярышларның Татарстанда үткәрелүен зур дәрәҗә дип белдерде, ә чемпионатның нәкъ менә әтисе Нургали исемен йөртүе икеләтә шатлык дип ассызыклады."Өстәл теннисы буенча традицион ярышларда барлык спортчыларны сәламләүгә шатмын. Әлеге спорт төре безнең республикада зур популярлыкка ия: бүген аның белән 50 меңгә якын кеше шөгыльләнә. Бу ярышларны үткәрү - безнең өчен зур вакыйга. Барлык спортчыларга да уңышлар һәм матур җиңүләр, ә җанатарларга якты хисләр һәм онытылмаслык кичерешләр телибез", - диде Татарстан Рәисе

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

1

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев