Саба таңнары

Сабинский район

18+
2024 - Гаилә елы
Район яңалыклары

РУХСОРАБЫЗ – ”НЕЧКӘБИЛ” ҖИҢҮЧЕСЕ

Казанда республикакүләм “Нечкәбил” ана булу, матурлык һәм гаилә күркәмлеге конкурсы финалы узды. ТР Президенты яклавы астында 2004елдан бирле үткәрелүче мәртәбәле бәйгедә республикабызның иң гүзәл, иң булган 12 хатын-кызы катнашты. Алар арасында райондашыбыз, танылган табибә, гинеколог Рухсора ханым Худойбердыева да бәйге тотты.

Конкурс шартлары буенча һәр конкурсант үзенең гаилә кыйммәтләре белән уртаклашырга, гореф-гадәтләрен ачып бирергә, якыннары белән таныштырырга һәм сәхнә чыгышында үзенең җылы карашы, хатын-кыз зирәклеге белән булдырган гаилә  матурлыгын күрсәтергә тиеш иде. “Конкурска әзерләнү яз айларында ук башланды. Миңа әзерлек эшләреннән бераз чигенеп торырга туры килде, чөнки җәй көне изге хаҗ сәфәренә киттем, – ди Рухсора ханым. – Сентябрь аенда ныгытып ярымфиналга әзерләндек. Анда 50гә якын гаиләдән 12 кеше  финалга чыктык. Район җитәкчелеге, хатын-кызлар советы, хезмәткәрләрем, “Дулкын” бию коллективы бик ярдәм иттеләр. Чыгышымны “Яңа Ватаным” дип атадык. 20 ел элек күп авырлыклар аша Таҗикстаннан  гаиләм белән Татарстанга күченеп кайту, яңа нигез кору, монда үз кешегә әйләнүем, яраткан эшем, пациентларым, инде Байлар Сабасының  үз төбәгемә әверелүе турындагы тормыш хикәясен  6 минутлык чыгышта ачып бирергә тырыштык. Бик матур, җылы, хисле килеп чыкты”,– ди райондашыбыз...

Тулырак язманы "Саба таңнары" газетасында укый аласыз

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев