Саба таңнары

Сабинский район

18+
2024 - Гаилә елы
Район яңалыклары

РУХЫ БЕЗНЕҢ БЕЛӘН

Әгәр исән булса, 1 мартта күренекле якташыбыз, Татарстанның атказанган мәдәният хезмәткәре, язучы-публицист Тәлгат Самат улы Нәҗмиевка 69 яшь туласы иде.

Танылган якташыбызның якты истәлеге уңаеннан районыбызда искә алу чаралары оештырылды. Март ае буена Саба туган якны өйрәнү музеенда Тәлгат Нәҗмиевның шәхси истәлекләреннән торган күргәзмә эшләде. «Ел саен Тәлгат Самат улының туган көне уңаеннан музейда күргәзмә оештырыла. Быел да 1 мартта башланып, ай беткәнче дәвам итәчәк. Экспонатларны музейга тормыш иптәше Лемара ханым Нәҗмиева бүләк итте. Күргәзмә белән бик күп райондашларыбыз танышты. Мәктәп укучыларыннан башлап, музейга кунак буларак килгән кешеләр, күбрәк аның иҗаты белән таныш булган, аны якыннан белгән шул чор кешеләре кызыксынды», - ди Саба туган якны өйрәнү музее директоры Венера Сәитова. 20 март көнне остазыбызның күргәзмәсе белән без, редакция хезмәткәрләре дә таныштык. Түгәрәк өстәл артында дәвам иткән очрашуда Тәлгат Нәҗмиевның җәмәгате Лемара ханым, лаеклы ялдагы хезмәттәшләребез, гомумән, аның иҗатын яратучылар килгән иде. Музей фондларын саклаучы Ләйсән Заһидуллина Тәлгат Самат улының тормыш һәм иҗат юлы белән таныштырды. Тормыш иптәше Лемара ханым яшьлектәге танышу тарихларын сөйләде, шушындый чаралар оештырып, иренең исемен мәңгеләштерүгә үз өлешләрен керткән музей хезмәткәрләренә зур рәхмәтен белдерде. Биредәге хезмәт­кәрләр Тәлгат Самат улын музейда еш һәм һәрвакыт көтелгән кунак булуын әйтеп уздылар. Түгәрәк өстәл артында узган әлеге очрашуда Тәлгат Самат улы турында якты истәлекләр барланды, аның оста иҗатчы, район елъязмачысы булуы белән бергә, игелекле, мәрхәмәтле җитәкче булуы хакында да җылы хисләр белән искә алынды.

21 мартта Тәлгат Нәҗмиев исемен йөртүче Шәмәрдән авылы китап­ханә­сендә дә күренекле якташыбыз, танылган җәмәгать эшлеклесен искә алу чарасы үт­-те. Кичәдә Тәлгат Нәҗмиевның тормыш иптәше Лемара Нәҗмиева, Шәмәрдән авыл җирлеге башлыгы Айдар Гәрәев, «Саба таңнары» газетасы баш мөхәррире Рөстәм Исмәгыйлов, үзәкләштерелгән китапханәләр системасы директоры Ләйсән Билалова, язучы Гөлсинә Галимуллина, шагыйрә Илмира Гыймаева, изге сәфәрдән йөреп кайткан хаҗи һәм хаҗияләр, шәмәрдәнлеләр катнашты. 2014 елдан Тәлгат Нәҗмиев исемен йөртүче китапханәдә мөдир Гөлназ Садыйкова һәм әйдәп баручы китапханәче Ләйсән Мөхәммәтҗанова шушы чор эчендә аның исемен мәңгеләштерү буенча башкарылган хезмәтләр белән таныштырдылар. Китапханәдә әдип туган март һәм вафат булган октябрь айларында Нәҗмиев укулары үткәрелә. 1967 елда Шәмәрдән активистлары чакыруы буенча эшкә килгән 17 яшьлек егет промкомбинатка эшкә урнашып, үзенең исеме күп еллар узгач, авыл китапханәсенә бирелер дип уена да килмәгәндер. 1969 елда хәрби хезмәткә алынганнан соң, аның биографиясендә Шәмәрдән этабы төгәлләнә. Әмма исеме авыл тарихында мәңгелеккә кала. Әлеге чара Тәлгат Нәҗмиев укулары кысасында һәм күп сораулар буенча автор үзе вафат булганнан соң дөнья күргән «Изге сәфәр җиңел гамәл түгел» дип аталган хаҗнамә җанрында язылган китабына багышланып, әлеге әсәр буенча фикер алышулар белән дәвам итте. Китапта Тәлгат Нәҗмиев 2013 елның октябрендә Хаж гамәлен кылуы, шунда алган тирән кичерешләре белән уртаклаша. Лемара ханым Тәлгат Самат

улының чын ихласлык белән Хаҗ сәфәренә әзерләнүе, тормыш иптәшен борчымау өчен 1 генә атнага барам дип, чынлыкта 1 ай йөреп кайтуы турында сөйләде. Изге сәфәрдән йөреп кайткан хаҗи һәм хаҗияләр шулай ук изге гамәлдән алган хис-кичерешләре белән уртаклаштылар. Хаҗ кылуның фазыйләтләре белән таныштырдылар. Һәрбер чыгышта Тәлгат Самат улының бөеклеге, иҗади мирасы, тирән белемле, күпкырлы талант булуы яңарды.

Автор фотолары

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев