Рушан хәзрәт Гыйльманов: Гошер садакасын Аллаһы Тәгалә икеләтә арттырып кайтара
Көзге уңыш җыеп алынганнан соң, Аллаһының биргәненә шөкер итеп, аның бер өлеше мохтаҗ, ятимнәргә бүлеп бирелергә тиеш.
Узган ялларда Иләбәр авылында да гошер садакасы җыеп тапшырдылар.
“Бу хакта алдан халыкка хәбәр ителә дә, гошер җыеласы көнне, хуҗа кеше капка каршысына тапшырасы яшелчәсен чыгарып куя. Авылдашлар гошергә бәрәңге, кишер, кабак, кәбестә, суган, сарымсак, чөгендер һәм консервланган ризыклар, кайнамалар, тозлы кыяр-помидорлар, салатлар тапшырдылар. Зур “Газель”га 3,5-4 тонна тирәсе гошер төялде. Техника хуҗасы авылдашыбыз Заһидуллин Данис, дин кардәшләребез Ирек Халиуллин, Саматов Зөлфәт урам буенча йөреп ризыкларны җыеп чыктык һәм көнендә үк Казанга Әхмәдхади Максуди исемендәге мәдрәсәгә илтеп тапшырдык. Елдан ел садака күләме арта, халык аңлады, тәртибен белә, гошер җыю ел саен шулай оешкан төстә башкарыла. Гошер садакасы ул безнең малыбызга бәрәкәт бирә. Аллаһы Тәгалә безгә аны икеләтә арттырып кайтара. Без шуңа омтылырга, ышанырга тиешбез. Аллаһы Тәгалә кабул итсен.”- дип уртаклашты Иләбәр авылы мәчете имамы Рушан хәзрәт Гыйльманов.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев