Саба таңнары

Сабинский район

16+
Район яңалыклары

Рүзәл Исламов ”Татарстан Республикасы алдындагы казанышлары өчен” ордены медале белән бүләкләнде

Олыяз авылыннан 1986 елгы Рүзәл Исламов мобилизация башлануга, махсус хәрби операциягә алына

Рүзәл Исламов  ”Татарстан Республикасы  алдындагы  казанышлары өчен” ордены  медале белән  бүләкләнде

 Олыяз  авылыннан 1986 елгы Рүзәл Исламов  мобилизация башлануга, махсус  хәрби операциягә алына.  Яңа  ел  алдыннан  ул әти-әнисе  янында  кыска  сроклы ялда булып китте. Рүзәл машина    йөртә, алгы  сызыкка сугыш кирәк-яраклары ташый.  Гаубицалардан да ата. “Улымның кайсы юнәлештә икәнен белмим, 3нче рота да ул. Ялга кайткач, телевизордан Донецкидагы авылны  күрсәткәннәр  иде, әни без шул тирәдә торабыз, диде.  Инде  исән-сау кайтсын дип телим. Мәчеткә  йөрим, иртә-кич "Бөек калкан" догасын   укыйм. Ватсапта уллары махсус  хәрби операциядәге әниләрнең группасы бар. Шуның  аша бер-беребез белән  хәбәрләшеп, хәлләребезе белешеп торабыз. Барыбыз да Яңа  елны сугыш туктала торган  ел булсын дип тели”, – дип Рүзәлнең әнисе Диләфрүз Исламова.

 Яңа ел  җиткәндә Рүзәл Исламов Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнеханов Указы нигезендә ”Татарстан Республикасы  алдындагы  казанышлары өчен” ордены  медале белән  бүләкләнде.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia


Оставляйте реакции

1

0

0

1

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев