Саба таңнары

Сабинский район

18+
2024 - Гаилә елы
Район яңалыклары

Рузалия Дәүләтшина: «Саннар дөнья­сын­да кайнарга яратам»

Ел саен 8 сентябрьдә финанс хезмәткәрләренең һөнәри бәйрәме билгеләп үтелә. 1802 елның шушы көнендә Александр 1 Россиядә Финанс министрлыгы оештыра. Шул вакыттан бирле әлеге хезмәтне иң төгәл, игътибарлы, җаваплы кешеләр башкара.

Районыбызның  финанс-бюджет палатасы да үз эшләренең осталары булган белгечләрне берләштерә. Бүгенге язмам герое Рузалия  Дәүләтшина да нәкъ шундыйлардан. 

Рузалия Мулланур кызының биредә эшли башлавына 18 ел вакыт узган. 2004 елда  Лаеш авыл хуҗалыгы техникумын кызыл дипломга тәмамлап, ул халыкны эш белән тәэмин итү үзәге аша финанс-бюджет палатасына килешү нигезендә 3 айга эшкә урнаша.  Билгеле вакыт узгач, коллектив белән саубуллашып китә Рузалия. Шул ук вакытта Казан кооператив институтының икътисад бүлегенә укырга керә. Эшен зур җаваплылык белән башкарган, үзен бар яктан үрнәк итеп күрсәткән кызга биредә урын бушавы турында хәбәр итеп,  яңадан чакырып алалар. 2005 елның  гыйнварыннан бюджет бүлегендә  белгеч булып эшли  башласа, бүген баш белгеч дәрәҗәсенә күтәрелгән. Әлеге бүлек район бюджетын формалаштыру һәм финанслау үтәлешенең билгеләнгән тәртиптә булуын тәэмин итә. Бу эштә зур төгәллек, игътибарлылык һәм сабырлык таләп ителә. Рузалиянең хезмәтендә нәкъ менә шушы сыйфатларына таянуы эшен югары дәрәҗәдә башкарырга этәргеч бирә. Финанс хезмәткәрләре район тормышын саннарда, керем һәм чыгымнарда күрергә ияләнгән. Финанслауны таләп итүче бер генә эш тә, бер генә смета да алар игътибарыннан читтә  калмый.  Бүген цифр­лар Рузалия өчен  һөнәр генә түгел, ә  тулы бер дөнья. Иртән эшкә килүгә компьютер артына утыра, саннар дөньясына чума ул. «Без бюджет бүлегендә җиде кеше.  Бу көннәрдә эшебез аеруча киеренке, авыл җирлекләре һәм бюджет оешмаларының киләсе 2024 ел өчен бюджетын формалаштырабыз. Финанс министрлыгы белән тыгыз элемтәдә эшлибез. Прокуратурадан запросларга җаваплар язабыз. Хезмәтемне бик яратам. Кемдер безнең эшне «цифр боткасы» ди. Мин шунда кайнарга яратам.  Ияләнгәнче  авыррак булды, 18 ел әлеге эштә хезмәт куйгач, үземне  башка өлкәдә күз алдыма  китерә алмыйм», – ди Рузалия. 

Эшендә зур тәҗрибәгә ия белгечнең хезмәте ТР муниципаль берәмлекләр Советы Ассоциациясенең Мактау билгесе  һәм ТР Финанс министрлыгының, район Со­ветының Мактау Грамоталары, район башлыгының  Рәхмәт хатлары белән  билгеләп үтел­гән.

«Рузалия  иң беренче  чиратта кешелеклелек  буенча күркәм сыйфатларга ия.  Бик тә ярдәмчел, киң күңелле кеше ул. Шул ук вакытта  игътибарлы,  үз эшенә бик җаваплы караучы хезмәткәр. Ул программалар белән эшли, Республика Рәисенә хатлар язу, төрле министрлыклардан мәгълүматлар соралган хатларга җавап бирү аның өстендә», – ди бюджет бүлеге  начальнигы Сәрия Дәүлиева.

Финанс-бюджет палатасы хез­мәткәрләре  район кү­лә­мендә узган бер генә чара­дан да читтә калмыйлар. Ру­залия дә волейбол буенча фи­нанс-бюджет палатасы хатын-кызлары командасының актив уенчысы. Республика буенча муниципаль берәм­лек­ләр спар­такиадасының  җи­ңел атлетика төрендә дә  кат­наша.

Бертуган сеңлесе Рузилә Рәхимуллина  дә биредә контракт бүлегендә  әйдәп бару­чы бухгалтер.

  Саба аграр көллиятендә белгечлек алганнан соң ул читтән торып КХТИны тәмамлый. «Мин көллияттә укыганда биредә практика уздым. 2013 елда шушында ук төпләнергә насыйп булды. Эшем  буенча сораулар туганда апама мөрәҗәгать итәм”, – ди Рузилә Рәхимуллина.

«Җитәкчебез  бик таләпчән дә, шул ук вакытта  ке­ше хәлен дә аңлый. Авыр вакытларыбызда һәрчак ярдәм кулы суза. Тиеш икән шелтәли,  кирәк икән мактый да белә. Коллективыбыз бик дус, бер гаилә кебек яшибез. Хезмәттә дә, ялда да бергә без», – диләр кызлар.

Кызлар икесе дә яраткан эш урыннарына  көн саен 50 чакрым йөреп эшлиләр. Рузалия Иске Икшермә  авылы егете  Илнур Дәүләтшин белән  гаилә корып,  ике кыз үстерәләр. Кияүгә чыккач якында башка эш тәкъдим итсәләр дә, Рузалиянең ияләнгән эшеннән аерыласы килми. Курсабаш килене Рузилә өчен дә юлда йөрү кыенлык тудырмый. Волейбол турниры  вакытларында өйгә бик соң кайтырга туры килсә дә, гаиләдәге үзара аңлашу  барына да өлгерергә ярдәм итә.

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев