Шәҗәрә бәйгесендә Шекше авылыннан Әндәр бабай нәселе үзенең 9 буыны белән таныштырды
Районыбызда «Буыннар тарихы -гаилә ядкаре» шәҗәрә бәйгесе дәвам итә
Бәйге кысаларында Шекше җирлеге данын зур һәм борынгы, 9 буыны, 17 тармагы билгеле булган Әндәр нәселе яклады.
Алан-Елга, Шекше, Сәрдә авылларындагы күпсанлы гаиләләрне, 1191 кешене берләштерүче әлеге нәсел оныклары районкүләм "Буыннар тарихы -гаилә ядкаре" бәйгесе кысаларында 8нче ноябрь кичендә Явлаштау мәдәният йортында чыгыш ясады. Тематик исемнәр астында тупланган күргәзмә өлешендә комиссия һәм килгән кунаклар "Әндәр бабай капкасы" аша үтеп тарихи материаллар, буыннан-буынга тапшырылып килүче ядкарьләр, уңышлар, казанышлар, хезмәт династияләре, гаилә ашлары белән танышты. Зур игътибар, әлбәттә инде, шәҗәрәгә булды, аның шушы нәсел кияве Фәнил Гарәфетдинов ясап биргән зур форматы иң түрдән урын алды. Шәҗәрәне төзүче Гөлгенә Раиф кызы тулы мәгълүматлар бирде, кызыклы фактлар хакында сөйләде. Нәсел белән таныштыру сәхнәдә дәвам итте, "Агачның тамыры җирдә, безнең тамыр туган-ыруда" дип исемләнгән визитка өлешендә илледән артык катнашучы чыгыш ясады.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев