Саба аграр көллияте – профессионаллар чемпионаты өчен иң яхшы мәйданчык
Саба аграр көллияте базасында “Профессионаллар” чемпионатының төбәк этабы бара
Саба аграр көллияте базасында “Профессионаллар” чемпионатының төбәк этабы бара. “Яшьләр һәм балалар” милли проекты кысаларында гамәлгә ашырылучы ярышта Әлмәт политехника, Минзәлә авыл хуҗалыгы техникумнарыннан, Яр Чаллы техник, Түбән Кама политехника, Саба аграр көллиятләреннән студентлар катнашты. Билгеле булганча, «Профессионаллар» һөнәри осталык буенча Бөтенроссия чемпионат хәрәкәте сәләтле яшьләрне яклауга, кадрлар потенциалын ныгытуга һәм Россиянең технологик суверенитетын тәэмин итүгә юнәлтелгән.
Ә Саба аграр көллиятендә студентларга үзләренең һөнәри осталыкларын күрсәтү өчен бар мөмкинлекләр тудырылган. Чемпионат тикмәгә генә икенче ел рәттән биредәге мәйданчыкта үткәрелми. Катнашучыларның баш күтәрмичә үзләренә йөкләнгән биремнәрне үтәүләре барысының да җиңүгә омтылышын күрсәтте. Әмма беренче булу беркайчан да җиңел түгел. “Чемпионат “Йөк техникасына хезмәт күрсәтү” компетенциясе буенча үтә. Берничә модуль буенча биремнәр үтәүне үз эченә ала: «Двигатель эшен идарә итү», «Руль белән идарә итү һәм тормоз системалары», «Электр һәм климат-контроль системалары», «Двигатель механикасы һәм төгәллекне үлчәү», «Трансмиссия» һәм «Ремонт буенча документацияне рәсмиләштерү». Әйтик, беренче биремне үтәгәндә конкурсантка двигательне сүтеп алу, диагностика үткәрү, җитешсезлекләрне ачыклау һәм аларны бетерү, кирәкле метрологик үлчәүләр һәм көйләүләр башкару, дөрес эзлеклелектә җыю таләп ителә. Шулай ук болтларны (тоташтыру элементларын) тиешле кысу моментлары белән кысу кирәк. Студент двигательне яки тапшырулар тартмасын ремонтлап буламы яки утильгә тапшырырга туры киләчәкме –боларны әйтергә тиеш Эш нәтиҗәләре исәпкә алу битенә теркәлә. Без шул ук вакытта аларның хезмәтне, әйләнә-тирә мохитне саклау кагыйдәләрен белүләрен, инструментлар белән эш итә алуларын да тикшерәбез. Егетләр бик тырышалар, ләкин бераз чатаклыклар бар әле. Стажировка уздырып осталыкларын тагын да күтәрсәләр, үз эшләренең професионаллары булачаклар”,– диде баш эксперт Равил Заһретдинов.
Чемпионатта район данын Арча егете Динар Мәгъсумов яклый. Укытучысы – Илназ Ибәтуллин. Нәтиҗәләр иртәгә билгеле булачак.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia


Нет комментариев