Саба таңнары

Сабинский район

18+
2024 - Гаилә елы
Район яңалыклары

Саба балалар сәнгать мәктәбен 87 укучысына чыгарылыш таныклыклары тапшырылды

Саба балалар сәнгать мәктәбенең чыгарылыш сыйныф укучыларына таныклыклар тапшыру тантанасы булып узды

 

 Бу уку елында Саба балалар сәнгать мәктәбен барлыгы 87 укучы тәмамлады (шулардан 61 укучы Саба, 26 укучы Шәмәрдән филиалы). Чара барышында район  чараларында актив катнашкан укучыларның ата-аналарына Рәхмәт хатлары тапшырылды.


Хәерле юл сезгэ, кадерле чыгарылыш сыйныф укучылары! Безнең мәктәптә алган белемнәрегез һәм тәҗрибәгез сезгә тормышта кирәк булыр дип ышанабыз. Уку елына йомгак ясап, уку вакытында күрсәткән педагогик осталыклары өчен барлык укытучыларга, ата-аналарга  уку процессының авырлыгын аңлаулары өчен, укучыларга тырышып укыганнары  өчен рәхмәтебезне белдерәбез.- дип хәбәр итә, район мәдәният бүлеге

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев