Саба таңнары

Сабинский район

18+
2024 - Гаилә елы
Район яңалыклары

Саба балалар сәнгать мәктәбендә чыгарылыш кичәсе узды

39 укучыга мәктәпне тәмамлау турында таныклык тапшырдылар.

  Саба балалар сәнгать мәктәбенең актлар залында  күптән көтелгән һәм искиткеч бәйрәм – чыгарылыш кичәсе узды. 39 чибәр, өмет белән тулы егетләр һәм кызлар мәктәп тарихына үз битләрен язып, мәктәпне тәмамлау турында таныклык алдылар.

  Чыгарылыш укучыларын район мәдәният бүлеге башлыгы Рөстәм Заһидуллин котлады һәм укучыларга мәктәпне яхшы билгеләргә тәмамлау турында таныклык тапшырды. «Мизгел» хореография төркеменең актив чыгарылыш укучыларына төрле конкурсларда югары нәтиҗәләр өчен рәхмәт белдерелде  . Традиция буенча  чыгарылыш укучыларын  сәнгать мәктәбе директоры Алмаз Газизов котлады. Уку елы дәверендә балаларына ныклы терәк булган әти әниләргә тирән рәхмәт белдерде.  

Укытучыларга карата бик күп җылы сүзләр яңгырады.  Бәйрәм программасында сәнгать мәктәбе сәхнәсендә чыгарылыш сыйныф укучылары  соңгы тапкыр чыгыш ясадылар.

Һәр мәктәп үзенең уңышлары, иң мөһиме үзенең чыгарылыш сыйныф укучылары белән горурлана.  Балачакның якты хатирәсе булып, бүгенге көн чыгырылыш укучыларының күңелендә мәңге сакланыр. Алган белемнәре тормышты гел юлдаш булсын.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев