Саба таңнары

Сабинский район

18+
2024 - Гаилә елы
Район яңалыклары

Саба балалар сәнгать мәктәбенең Шәмәрдән филиалы укучысы Илназ Усманов VIII Бөтенроссия музыка башкаручы -музыкантлар конкурсы лауреаты булды

Конкурс 24-28 гыйнвар көннәрендә Мәскәү шәһәрендә «Музыка. Талант. Открытие» дигән исем астында узды

  Чара Гнесиннар исемендәге музыка академиясендә үтте.  Конкурста Россиянең төрле төбәкләреннән, шулай ук Белоруссия һәм Кытайдан 670 солист катнашты. Һәр катнашучы, бер сәхнәдә чыгыш ясап, үзенең музыкаль сәләтен һәм осталыгын күрсәтте.

Жюри әгъзалары академия һәм консерваторияләрнең танылган профессорлары иде.Алар һәр катнашучының башкаруларын игътибар белән тыңлап, тиешле бәя бирделәр.

«Медно-духовые инструменты » номинациясе кысаларында 9 яшьтән алып 11 яшькә кадәрге категориядә Саба балалар сәнгать мәктәбенең Шәмәрдән филиалы укучысы Усманов Ильназ чыгыш ясады һәм әлеге конкурсның 2 дәрәҗәле лауреаты булды. Укытучысы – Фатхуллин Айдар Альберт улы, концертмейстер булып Масленникова Е.В. чыгыш ясады. Бу мөһим вакыйга талантлы музыкантның музыкаль үсешендә күренекле зур адымы һәм аның осталыгын халыкара дәрәҗәдә күрсәтү була.

Бу конкурс яшь башкаручыларга үз осталыкларын күрсәтергә, тәҗрибә уртаклашырга һәм үз казанышларына шатланырга мөмкинлек бирә.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев