Саба таңнары

Сабинский район

18+
2024 - Гаилә елы
Район яңалыклары

Саба балалар сәнгать мәктәбе Шәмәрдән филиалының укучылары Тынлы уен коралларында башкаручыларның Мәскәү өлкә ачык конкурсында

2019 елның 24 нче март көннендә Саба муниципаль районы Хөснулла һәм Аллаһияр Вәлиуллинар исемендәге Саба балалар сәнгать мәктәбе Шәмәрдән филиалының укучылары тынлы оркестры укытучысы А. А. Фәтхуллин җитәкчелегендә Балашихи шәһәренең «2 нче номерлы тынлы музыка мәктәбе» ндә узган Тынлы уен коралларында башкаручыларның Мәскәү өлкә ачык конкурсына чакырылган иде.

Әлеге конкурста Мәскәү өлкәсе шәһәрләреннән күп кенә балалар музыка мәктәпләре һәм сәнгать мәктәпләре катнашты: Королев, Мытищи, Черноголовка, Кущино, Электросталь, Воскресенск, Подольск, Дмитров һәм башкалар. Әлеге конкурсның жюри рәисе һәм әгъзалары булып Гнесиннар исемендәге РМА профессорлары, Халыкара конкурслар лауреатлары, Россиянең атказанган һәм халык артистлары: В. И. Пушкарев, Л. Я. Мельников, В. Х. Школьник, Ю. Б. Бабий, Е. Л. Яковлев, А. Ю. Кравченко.

Татарстан Республикасы Саба муниципаль районының Балалар тынлы оркестры «Ансамбльләр» номинациясендә II дәрәҗә Лауреат дипломына лаек булды, шулай ук «Солистлар» номинациясендә тынлы башкару сәнгатен популярлаштырган өчен Диплом белән оркестр солисты Данис Усманов бүләкләнде. Укытучы А. А. Фәтхуллин Балашиха округы мәдәният бүлегенең Рәхмәт хаты белән бүләкләнде.

Фото: http://saby.tatarstan.ru
http://saby.tatarstan.ru

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев