7 нче гыйнвар көнне Кама елгасында Саба балыкчыларының район беренчелеге узды.
70 кә якын балыкчы катнашкан бу ярыш Сабаларның дус, тату, күңелле яшәве - аларның бу дөньяның матурлыгын тоемлавын дәлилли. Спортның бер төре булган балык тоту белән мавыгучылар районыбызда елдан ел арта. Оештыруда зур ярдәм күрсәткән, балык тоту кирәк-яракларын сату белән шогылләнүче кибет хуҗалары Газинурга, Аннага, Илнарга, Рамилгә һәм Теләчедән Иляска чиксез рәхмәтебез. Сәүдәләрегез уңышлы барсын, үзегез һәм якыннарыгыз сау-сәламәт булыгыз!
Оештыручы һәм судья Хәниф Тимербаев.
Автор фотолары.


Комментарии
Без имени
0
0
Булдырасын Хэниф!Бар яккада булган кеше син.СУПЕР!!!