Саба таңнары

Сабинский район

18+
2024 - Гаилә елы
Район яңалыклары

«Саба» диюгә, Шәүкәт абый күз алдына килә» [+фоторепортаж]

Шәүкәт Биктимеров исемендәге балалар сәнгать фестивале быел унынчы тапкыр узды

Районыбыз 28 ноябрьдә респуб­ликаның яшь театр сөючеләрен кабул итте. Легендар артист Шәүкәт Биктимеров исемендәге театр сәнгате конкурсына барлыгы 31 театраль өзектән видеоязма тәкъдим ителеп, шулар арасыннан тугызы йомгаклау этабында катнашты. Фестивальдә Казан шәһәре, Әтнә, Теләче районыннан килгән театр сөючеләр белән бергә, районыбыздан финалга узган “Яшь талантлар” (Саба гимназиясе), “Күңелле сәхнә” (Олы Кибәче урта мәктәбе), “Кояшкай” (Тимершык урта мәктәбе), «Мизгел» (сәләтле балалар мәктәбе), "Балачак" (Эзмә урта мәктәбе) театр коллективлары катнашты. Бәйгенең төп максаты талантлы актерны зурлау, исемен мәңгеләштерү булса, шул ук вакытта сәләтле балаларны барлау, үстерү буенча да роле бәһасез. Жюри әгъзалары арасында икенче ел Г.Камал исемендәге Татар дәүләт академия  театрының халык, атказанган артистлары Венера Шакирова һәм Олег Фазылҗанов булуы әлеге бәйгенең җитдилеген дә күрсәтә иде. Яшь театр сөю­челәрне иң элек башкарма комитет җитәкчесе урынбасары Илнур Котдусов сәламләп, якташыбыз Шәүкәт Биктимеровның якты истәлеген хөрмәтләп килгән һәр коллективка зур рәхмәт сүзләре җиткерде. "Бу чараны быел беренче тапкыр Россиянең милли проектлары буенча төзелгән яңа заманча мәктәптә уздырабыз. Шәүкәт Биктимеров - Саба районын Россиядә генә түгел, күп илләрдә таныткан кеше, ул безнең горурлыгыбыз. Сезнең арада да бөек сәхнә осталары үсәр дигән зур өметтә калабыз", –диде Илнур Илдус улы. Дөрестән дә, бер-бер артлы зур осталык белән чыгыш ясаган театр коллективларын күрү театр сәнгатенең киләчәге өметле булачагына ышан­дырды.

Фестиваль бер елны да Шәүкәт Бик­тимеров иҗатында аерым урын алып торган "Әлдермештән Әл­­мәндәр" спектакленнән баш­ка узмый. Г. Камал театрына 60 ел гомерен багышлаган артистка әлеге роль өчен 1979 елда К.Ста­ниславский исе­мендәге Дәү­­ләт бүләге би­релә. Күренекле як­­­ташыбыз Туктамыш ханнан алып Ленинга кадәр 150дән артык образларны гәүдәләндерә. Т.Миң­­нуллинның "Әлдермештән Әл­мәндәр"е  30 елдан артык зур уңыш белән барып, Ш.Биктимеров сәхнәдән киткәннән соң гына репертуардан алына. Фестивальдә әлеге спектакльне зур осталык белән башкарган Сәләтле балалар мәк­тәбенең "Мизгел " театр коллективы (җитәкчеләре Әнисә Ганиева һәм Ләйсән Шәмсетдинова) зурлар төркемендә 1 урын ия­се булып танылдылар. "Мин кечкенәдән спектакльләр карарга яратам. Түгәрәккә икенче елымны йөрим. Узган ел да беренчелекне алган идек. Башта легендар Әлмәндәр роле бераз кур­кытты. Аннан соң үземне җиңәргә тырыштым. Барысы да үземнән тора икәнлеген аң­ла­дым. Үлемсез Әлмәндәр образын Шәүкәт Биктимеров уйнаган әле­ге спектакльнең язмасын күп тап­кырлар карарга туры килде", – ди 11 сыйныф укучысы  Нургиз Мәү­ләвиев.

Күп коллективлар Туфан Миң­­нуллин әсәрләренә мөрә­җәгать ит­кәннәр. Кечкенәләр төр­ке­мендә чыгыш ясаган "Балачак" те­атр коллективы танылган дра­ма­тургның "Иптәш командир" пьесасын сәхнәләштереп, 2 урын­га ия булды. "Эзмә урта мәк­тәбендә драма түгәрәге беренче елын гына эшли. Барысы 15 бала йөри. Республикакүләм «Сәйяр» та­тар яшьләр театр бәйгесендә Әт­нәдә чыгыш ясап кайттык. Бүген дә укучыларым чыгышыннан бик шатмын", – ди җитәкчеләре, пе­дагог-оештыручы Нәфисә Җи­һаншина.

Жюри әгъзалары даһи сәхнә остасының туган ягында зур масштаблы фестиваль узуын мактауга лаеклы зур хезмәт дип бәяләделәр. "Балаларның чыгышларына карап без татар театры киләчәге өчен сөенәбез. Аларның кечкенәдән телебезне, театрны яратып үсүе милләтебез өчен бик куанычлы күренеш. Шәүкәт абый да моңа бик сөенер иде. Ул искиткеч кеше, сәхнәдә гаҗәеп партнер булды. Аның янәшәсендә начар уйнап булмый иде. Без аны актер буларак кына түгел, кеше буларак та бик сагынабыз, юксынабыз. Мондый фестивальне оештыручыларга зур рәхмәт", – диде Венера Шакирова. "Саба" диюгә, Шәүкәт абый күз алдына килә. Аның белән "Миңкамал" спектаклендә бергә уйнадык. Шушы балалар арасыннан тагын бер Шәүкәт Биктимеровны күрәсе килә",– дип өстәде Олег Фазылҗанов. Мөхтәрәм артистларыбыз үз рольләрен аеруча яхшы башкарган яшь театр сөючеләргә академия театрының махсус бүләкләрен дә тапшырдылар.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев