Саба гимназиясе укучылары Мәскәүгә китте
Укучыларның көзге каникуллары дәвам итә
Саба гимназиясенең 6 А сыйныфы укучылары (27 бала) класс җитәкчесе Миләүшә Кәримова җитәкчелегендә Мәскәү шәһәренә экскурсиягә китте. Сәфәргә кайбер укучыларның әниләре дә кушылды. Балалар Мәскәүгә килеп җиткәч, елга трамваенда сәяхәт иткәннәр, Кызыл мәйданны караганнар, Мәскәү-ситида, «Хыял утравы» күңел ачу паркында булырга өлгергәннәр. Чиратта балаларны ВДНХ – Халык Хуҗалыгы Казанышлары күргәзмәсе көтә. Хәерле, имин сәфәрләр телик!
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia


Нет комментариев