Саба таңнары

Сабинский район

16+
Район яңалыклары

Саба гимназиясендә ЮХИДИ хезмәткәрләре белән профилактик очрашу узды

Чараның максаты — укучыларга юл хәрәкәте кагыйдәләрен үтәүнең мөһимлеген искә төшерү, урамда үз-үзеңне куркынычсыз тоту культурасын формалаштыру.

Бүген, Саба гимназиясендә ЮХИДИ хезмәткәрләре Г. Н.Ягъфәрова һәм ЮХИДИ инспекторы И. Д. Насыйбуллин белән профилактик очрашу узды. Чараның максаты — укучыларга юл хәрәкәте кагыйдәләрен үтәүнең мөһимлеген искә төшерү, урамда үз-үзеңне куркынычсыз тоту культурасын формалаштыру, велосипедта һәм электр самокатларында куркынычсыз йөрү турында сөйләү. Әңгәмә барышында инспектор: балалар катнашындагы юл-транспорт һәлакәте статистикасы турында сөйләде; юлда типик куркыныч хәлләрне ачыклады; машина юлы аша чыгу кагыйдәләре турында искә төшерде; көннең караңгы вакытында яктылыкны кире кайтаручы элементларны куллану ни өчен шулай мөһим булуын аңлатты; ТРның 71 законы турында искәртте.

 Без ЮХИДИ хезмәткәрләренә файдалы һәм мөһим әңгәмәләре өчен рәхмәт белдерәбез!, – диелә Саба гимназиясе администрациясе тарафыннан

Исегездә тотыгыз: юлда куркынычсызлык-ул безнең һәрберебезнең җаваплылыгы. Үзегезне саклагыз һәм юл йөрү кагыйдәләрен үтәгез!

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев