Саба гимназиясендә укучыларны «Россия бөркетләре» («Орлята России») сафларына кабул иттеләр
Район яңалыклары

Саба гимназиясендә укучыларны «Россия бөркетләре» («Орлята России») сафларына кабул иттеләр

Укучыларга «Бөркетләр» күкрәк билгеләрен тактылар.

Тәрбия эшләре буенча директор киңәшчеләре Махым Әхәтова һәм Алсу Гайзуллина ярдәме белән бәйрәм җылы, күңелле һәм истә калырлык булды. Укучылар хәрәкәтнең төп кыйммәтләре белән таныштылар, игелекле, гадел һәм актив булырга тантаналы вәгъдә бирделәр, горурланып «Бөркетләр» күкрәк билгеләрен тактылар.

Яшь бөркетләребезне чын күңелдән котлыйбыз! Һәрвакыт кыю, бердәм, максатчан булыгыз, яңа үрләр яулагыз!


Нет комментариев