Саба гимназиясендә укудан тыш чаралар зур оешканлык белән уза
Мартта гүзәл затларга багышланган бәйрәм чаралары ай буе дәвам итте
Гимназиябездә тәрбия эше планы буенча дәрестән тыш чаралар күп үткәрелә. Мартта «Әниләр аяк астында җәннәт» исемле Халыкара хатын-кызлар көненә багышланган талантлар фестивале, рәсем һәм кул эшләре конкурслары, макулатура җыю, «Яз гүзәле», «Ягез әле, кызлар» бәйгеләре үткәрелде. Бу чараларның барысы да укучылар дәрестән тыш вакытта файдалы эшләр белән мәшгуль булсыннар өчен, хокук бозуларны кисәтү һәм мәктәптә уңай атмосфера тудыру, команда рухын ныгыту максатында үткәрелә. Шулай ук укучыларны физик культура белән актив шөгыльләнүгә, сәламәт яшәү рәвешен пропагандалауга җәлеп итү өчен укытучылар көчләрен һәм вакытларын кызганмыйлар.
21 март көне, гимназиябездә чын спорт һәм кызлар дуслыгы бәйрәменә әверелде! 7-11 нче класс укучылары өчен "Ягез, әле кызлар " дигән күңелле стартлар уены узды. Һәр класстан икешәр укучы, барлыгы 30 кыз, ике командага бүленеп, төрле биремнәрдә җиңү өчен көрәште, ә җанатарлар аларны актив рәвештә хуплап, көч биреп торды. Ә безнең егетләр кызларга көч биреп, алар өчен өчен гитарага, баянга җырлар башкардылар.
Бәйрәм чын-чынлап шәп, күңелле һәм истә калырлык булды. Барлык катнашучыларга Рәхмәт хатлары һәм татлы призлар тапшырылды. Ярыш йомгаклары буенча «Звезды» командасы-1 нче, ә «Серебро» командасы 2 нче урынны яулады.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia


Нет комментариев