Саба таңнары

Сабинский район

18+
2024 - Гаилә елы
Район яңалыклары

Саба яшьләре язылышу тантанасыннан соң президент өчен тавыш бирде

Бүген, 17 мартта Байлар Сабасының яшь пары законлы никахлашудан соң 2482 нче сайлау участогында тавыш бирде

Лесхоз егете  Илназ Зиннәтуллин белән Байлар Сабасы кызы Ләйсирә Галәвинаның никахлары теркәү  илкүләмендәге мөһим датага – Россия Федерациясе Президентын  сайлау көненә  туры килде.

“Законлы никахлашу  тантанасын    Россия Федерациясе Президентын  сайлау көнгә билгеләү мөмкинлеген белдек тә, икебез дә киңәшләшеп, дәүләт хезмәтләренең федераль порталы  аша ЗАГС бүлегенә  гаризабызны юлладык.  Яңа тормышка аяк баскан көнебезне бик истәлекле, якты итәсебез килде.  Район  ЗАГС  бүлегендә безнең бу теләгебезне бик хуплап каршы алдылар. Бу көнне сайлавыбыз  икебез дә сюрпризлар яратканлык белән дә  бәйледер”, –диләр яшьләр. 

Район гражданлык хәле актларын теркәү бүлеге җитәкчесе Гөлнар Шәфыйкова   яшь парга гаиләнең беренче документын   – язылышу турында таныклык тапшырды. Яңа гаиләне муниципаль район башлыгы урынбасары Расих Закирҗанов  тәбрикләде. 
Икесе дә районыбызның үрнәк гаиләләрендә тәрбияләнгән яшь пар ике ел элек инстаграм аша танышып, дуслыклары олы мәхәббәткә китергән.  

"Икебез дә Саба районда туып үстек, әти-әниләребез дә биредә лаеклы хезмәт куялар. Яхшы мәктәпләрдә белем алдык. Сәнгать, спорт үзәкләрендә шөгыльләндек. Районыбызда 14 яше тулган укучыларны эшкә урнаштыру мөмкинлеге булдырылган. Тормыш иптәшем Илназның эшмәкәр булып китүендә дә әлеге проектның  роле зур булгандыр", –ди Ләйсирә.

 Ләйсирәнең уңган-булган, тырыш булуы җәлеп итте, аның белән гаилә корып яшәү бик җиңел булыр дип уйладым", –ди Илназ.

Яшьләрнең бәхетле көннәре белән уртаклашырга әти-әниләре, туганнары да килгән иде.  Законлы никахлашудан соң алар үз тавышларын бирергә  2482нче сайлау участогына ашыктылар.

"Гаилә язмышы-ил язмышы", дигән сүз. Шуңа күрә илебезнең тынычлыгын, киләчәген сайлыйбыз. Илебездә тынычлык булса –гаиләләр дә бәхетле була", –диләр яңа гаилә корган  Зиннәтуллиннар.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев