Саба таңнары

Сабинский район

18+
2024 - Гаилә елы
Район яңалыклары

«Саба яшьләренә яңа мөмкинлекләргә юл ачабыз»

Узган атнада IT-технологияләр белән кызыксынучы укучылар өчен укулар үтте

 Бүгенге җәмгыять  көннән-көн IT-технологияләрне ныграк  белүне таләп итә. Балаларга  кече яшьтән  югары технологияләрне, мәктәп эскәмиясеннән үк мобиль кушымталар ясарга һәм аларны илебез маркетплейсларында урнаштырырга өйрәтү бурычы куела.  Әлеге юнәлешкә районыбызда да зур игътибар бирелә.

Белгәнебезчә, Казан шәһәрендә урнашкан  IT – парк  белән районыбыз килешү нигезендә ныклы хезмәттәшлек алып бара.  Бу исә районыбыз укучыларына әле­ге­  юнәлештәге  һөнәрләрне үз­ләш­терергә мөмкинлекләр ача.  Февраль аеннан майга кадәр Cаба гимназиясе һәм Сәләтле балалар мәктәбе базаларында  компьютерда программалаштыру белән кызыксынучы балалар өчен   дәресләр алып барылды. Узган атнада Саба урта мәктәбендә  IT-парк вәкилләре ике көн дәвамында  укучылар өчен махсус укулар һәм "Хакатон”  дип аталган бәйге үткәрде. Гади тел белән әйткәндә,  хакатон – команда булып тупланып,  чикләнгән  вакыт эчендә нинди дә булса   проект эш­ләү ул.    Биш  командага тупланган укучылар  бер көн эчендә районыбызда үз бизнесларын булдырган эшмәкәрләргә «Умный дом»,  Сабада туризмны үстерү,  "Гафэль" гаилә компаниясе өчен мобиль ку­шымталар (приложение) эшләп, аларның үзләре алдында якладылар.

”Иң элек үзебез IT – паркта махсус укуларда булып кайтып,  әлеге өлкә белән кызыксынучы укучыларга   атнага ике тап­кыр мобиль кушымталар эшләү  буенча дәресләр бирдек. Бүген укучылар ике ай дәвамында алган белемнәрен it-парк белгечләре кар­шында күрсәттеләр. Алга таба әлеге кушымталарның эшләп ки­тү – китмәве эшмәкәрләрнең үз­­ләреннән тора. Әмма әле бу башы гына.  Киләчәктә аларны­ та­гын да камилләштерергә була", – ди Саба гимназиясенең ма­тематика һәм информатика укыт­у­чысы Алсу Хөсәенова.

Укучы­лар эш­мәкәрлекне интернет киңлек­ләрендә киң җәелдерү максатыннан  тәкъдим иткән  мобиль кушымталар  зур хуп­лану табып,  кызыксындыру тудырды.  "Гафэль" гаилә компаниясе җитәкчесе Алим Галимуллин аеруча  кызыклы идеяләр җиткергән  укучыларны компаниягә эшкә дә чакырды.

"Минем максатым – бу эш белән кызыксынган балаларны үзебезнең өлкәгә тарту. Моңарчы без һәрбер җәйдә  балаларны  чүп утарга эшкә алсак,  хәзер  интернет юнәлешенә җәлеп итәсебез килә. Хәзер төп сату   интернет аша бара.  Яңа идеяләр кирәк. Ин­тернет системасы көннән-көн үзгәрә, яңадан-яңа технологияләр барлыкка килә", – ди Алим Галимуллин.

  Укучылар  it технологияләр кул­­ланып    эшләп күрсәткән бизнес проектларны  IT – паркның төбәкара үсеш секторы җитәкчесе  Аяз Сәр­вә­ров та югары бәяләде.

   "Сабада бу­ юнәлештә эшчәнлек алып барган ике укытучыга зур рәхмәтлебез. Балаларны  мобиль кушымта­лар эшли белү дәрәҗәсенә кү­тәр­гәннәр.  Иң беренче чиратта эшләнгән кушымтаның   кешегә телефоннан гы­на үзенә кирәк товарны тиз арада сатып алу мөмкинлеге бирүе һәм  һәркем өчен уңайлы булуы  иде.  Без көткән нәтиҗәләргә  ирешкәннәр. Мондый чаралар IT бер­ләш­мә­ләрне һәм урыннарда белем бирү форматын үстерергә, цифр­лы икътисадны заман белән алга алып бару өчен кадрлар формалаштырырга яр­дәм итә. Безнең максатыбыз – Саба районында үс­кән балаларга­  шушы төбәктән читкә китмичә генә зур акчалар эшләү дәрәҗәсенә ирештерү.  Моңа мөмкинлекләр зур. Сентябрь аеннан кызыксынучыларны  Телеграм-бот мини-программа­сына өйрәтә башлыйбыз”, – дип фи­­керләре белән уртаклашты  Аяз Сәр­вә­ров. 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев